15 июнь көнне Эзмә мәдәният йорты,Курсабаш авыл мәдәният йорты, Сулэ авыл клубы хезмәткәрләре авыл халкы өчен Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан "тарих сукмагы буйлап" дип исемләнгән туристик экскурсия оештырдылар.Экскурсияне гид озатып йөрде, ул безгә тарихи, истәлекле урыннар турында сөйләде. Экскурсия барышында Изге китапның иң зур басмасын күрдек.Ислам динен кабул итү тарихын белдек.Күп кенә музейларда, Ак мәчеттә булдык. Туристик маршрут ахырында экскурсиядә катнашучылар тагын бер кат Болгар изге урынына килергә теләк белдерделәр.