Җирлектә яшәүчеләр Яңа елга актив әзерләнәләр, үзләренә һәм күршеләренә бәйрәм кәефе тудыралар. Ишек алларында кар сыннары барлыкка килә: кыш бабай, куяннар һәм башка гаҗәеп кар иҗатлары!
Курсабаш авыл җирлеге биләмәсендә инкубатор төзелеше тәмамланып килә.
«ИП Нәбиуллин И. Ф.» подрядчы оешмасы Өчиледә авыл клубын ремонтлады.
Яңа елга территорияне "Кояшкай" Курсабаш балалар бакчасында бизәү.
Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдула улы чаңгы сезоны ачылуга багышланган чаңгы ярышларында уңышлы чыгыш ясады. Котлыйбыз
«ИП Нәбиуллин И. Ф.» подрядчы оешмасы Саба һәм Арча районнары чигендә керү билгесе куйды.
Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдула улы, 2022/2023 елгы Кышкы сезонны ачуга багышланган чаңгы ярышлары буенча Саба муниципаль районы беренчелегендә икенче урынны яулады.
Курсабаш авыл җирлеге башлыгы – Гыймадиев Айзат Рамил улы, «Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы»Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде!
«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Курсабаш интернат – мәктәбенең» кар сыннары 2023 елга - Россиядә "педагог һәм остаз елы" һәм Татарстан Республикасында "милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы" на багышлана.
3 декабрьдә Курсабаш авыл җирлеге үзешчәннәренең Олы Нырты мәдәният йортында "Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып" дип исемләнгән күчмә концерт булды... Элеге концертны Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханәсе, Сулэ авыл клубы, Түбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре әзерләгән. Концертта катнашучылар яхшы кәеф рецепты һәм бәйрәм атмосферасы тудыру осталыгы белән уртаклаштылар, үзләренең җырлары, биюләре, сәхнәләштерүләре белән концертка килуче халыкны һәм кунакларны сөендерделәр. Тамашачылар үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның барысын да бик җылы каршы алдылар һәм концертның эчтәлекле һәм төрле программасын бәяләделәр, ә алар, үз чиратында, чын бәйрәм ясарга тырыштылар, ул барысына да яхшы кәеф бүләк итте.