17 мартта Сулэ авыл клубында, Олы Кибәче хэм Кече Кибәче,Төбәк , Түбән Шытсу мэдэният хезмәткәрләре, сәнгать үзешчәнлеге артистлары белән берлектә "Бер курешу узе бер гомер"концерт программасы уздырды.Ике сәгатьлек концерт программасы бер мизгелдә үтте. Башкаручыларның осталыгы, халыкның ярдәмчеллеге һәм кызыксынуы аркасында, концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Очрашуның беренче минутларыннан ук җылы дуслык атмосферасы урнашты. Башкача әйткәндә, артистлар чын күңелдән үзләренең профессиональ осталыклары белән генә түгел, ә күңел җылысы белән дә уртаклаштылар.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казанда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча, “Ядрә этү” һәм “Еракка сикерү” буенча, 1 нче һәм 2 нче урыннарны яулады.
24 мартта Арча районының Урта Курса мәдәният йортында, Сулэ авылы клубы, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Наил Гаетбайның " Ничек кияугэ чыгарга ?» дип исемлэнгэн пьесасын сэхнэлэштерделэр.
Ничек кияүгә чыгарга? мәхәббәт һәм аның белән бәйле нәрсә турында көлкеле һәм моңсу хикәя.
...Кечкенә шәһәр фатиры. Анда әти-әниләре һәм аларның кызлары яши. Йортта туй алды кәефе хөкем сөрә, чөнки кече кызы, олысын узып, кияүгә чыгарга җыена. Көтмәгәндә йортта кияү пәйда була, ул Алига кияүгә чыгу вариантларын тәкъдим итә.спектакльдә үзешчән сәнгать артистлары катнаша.
Курсабаш авыл җирлегеннән Башаров Фәннур Шәйдулла улы, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында “Педагог һәм остаз елына” багышланган "Мөрәле чаңгы марафоны -2023" чаңгы ярышларында беренче урынны яулады.Котлыйбыз!
Волейбол буенча Курсабаш авыл жирлеге командасы «Сатыш авыл жирлеге спартакиадасында» өченче урынны яулады. Котлыйбыз!
8 март көнне район мәдәният йортында Украинага мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре һәм хатыннары хөрмәтенә чара оештырылды. Курсабаш авыл җирлегеннән әлеге чарада мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре һәм төрле гуманитар ярдәм оештыруда актив катнашкан бер төркем хатын-кызлар катнашты.
Волейбол буенча Курсабаш авыл жирлеге командасы «Эзмә авыл жирлеге спартакиадасында» өченче урынны яулады. Котлыйбыз!
Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдула улы, чаңгы ярышлары буенча Саба муниципаль районы беренчелегендә икенче урынны яулады.
Яз белән бергә безгә искиткеч матур бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне дә килде. 8 Март-язның иң гаҗәп, иң назлы бәйрәме! Бу көн үзенчәлекле, ул кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары белән җылытыр, чәчәкләр тарату, наз белән бизәлгән.7 март көнне Сүлә авылы клубында Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә "Яз бәйрәме" уздырылды.Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А.Р.Гыймадиев котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Аннары бәйрәм түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Өстәл артында тәмле чәй эчтеләр, гармун астында җырлар җырладылар. Шаярдылар, сөйләштеләр.
Түбән Утар авылында Тимершык, Кызыл Мишә, Мишәбаш, Иске Мичән авыл мәдәният йортлары, Иләбәр, Сәрдә, Түбән Симет авыл клублары белгечләре һәм сәнгать үзешчәнләре катнашында концерт программасы.