Курсабаш авылында Төзүчеләр урамы, 18 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше бара.
Балтач юл төзу оешмасы көче белән Югары Утар авылының Мирная урамына таш түшәлде.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы Чебоксарда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Россия Чемпионатында унышлы чыгыш ясады. Котлыйбыз!!!
27 июльдә Сүлә авыл клубы балалар сәнгать үзешчәннәре әзерләвендә "Без талантлар" концерт программасы узды. Бу кичне залда дуслык атмосферасы хөкем сөрде. Концерт программасы «Колобок»спектакленнән башланды. Алар уңай эмоцияләр диңгезен бүләк иттеләр.
Тамашачылар концерт программасының һәр номерын кайнар алкышлар белән сәламләделәр. Безнең актив кызлар алып барган концерт программасы бай һәм төрле иде, анда җырларга да, биюләргә дә, шаяртуларга да урын бар иде.
Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше башланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.
Курсабаш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре бара. Бүгенге көндә үләннәрне чабу эше дәвам итә.
Балтач юл төзу оешмасы көче белән Югары Утар авылының Мирная урамына таш түшәү эшләре бара.
Югары Утар авылында З. Хәбибуллин урамы, 20 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше башланды.
Курсабаш авылында Төзүчеләр урамы, 18 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше башланды.
2023 елның 9 июлендә Түбән Утар авыл клубында өлкәннәр өчен «Башваткыч» интерактив уен форматында кич утыру үткәрелде. Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде. Әлеге уен кысаларында катнашучылар югарыда телгә алынган тематикага бәйле сүзләрне атадылар, шулай ук танылган авылдашларның исемнәре яңгырады. Һәр раундтан соң катнашучылар гаилә тормышы белән бәйле кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Өлкән буын гаилә тормышын алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты, чарада катнашучылар сәламәт мөнәсәбәтләр, гаилә иминлеге һәм гади кеше бәхете серләрен аңларга тырыштылар. Уен җанатарлар өчен биюләр һәм конкурслар белән үрелеп барды.