Курсабаш авыл җирлегенә керүче Түбән Утар авылының Киров урамына, грант программасы нигезендә асфальт юл эшләнә башлады. Эшләрне Балтач районы “МДСУ-1” хезмәткәрләре башкара.
Курсабаш авыл җирлеге торак пунктларында янгынга каршы тышкы су белән тәэмин итү чыганакларының торышын яхшырту буенча янгын гидрантларының югалган күрсәткечләрен (табличкаларын) урнаштыру һәм алыштыру буенча эшләр башкарылды.
Курсабаш авыл җирлегенә керүче Түбән Утар авылының 9 Май урамына, “ЩПС” программасы нигезендә юл эшләнә башлады. Эшләрне Балтач районы “МДСУ-1” хезмәткәрләре башкара.
1 сентябрь көнне "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Курсабаш мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә “Белем көне”нә багышланган тантаналы линейка узды. Быел беренче сыйныфка 1 укучы килде. Тантаналы линейкада укучыларның ата-аналары , авыл җирлеге учреждениеләре җитәкчеләре һәм район вәкилләре катнашты. Алар барысы да укучыларны яңа уку елы белән котладылар һәм укуларында уңышлар теләделәр.
Курсабаш авыл җирлеге территориясендә “Тирес эшкәртү, утильләштерү һәм саклау объектларын да кертеп, 1000 урынлык нәселле хайваннарны җайлаштыру комплексы» төзелеше дәвам итә. Әлеге объектның заказчысы - «ВОСТОЧНЫЙ» ҖЧҖ.
Курсабаш авылында үзара салым акчасына юллар ремонтлау тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.
Түбән Утар авылында үзара салым акчасына юллар ремонтлау тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.
8 август көнне Курсабаш авылында "Бердәмлек һәм шатлык көне" дип исемләнгән "Авыл көне"үткәрелде. Чараны Зөфәр хәзрәт ачып җибәрде, үзенең изге теләкләрен Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Рамил улы Гыймадиев һәм кунаклар дәвам итте. Бәйрәм авылның гореф-гадәтләрен һәм тарихи үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырылды. Авылдашлар, кунаклар, дуслар, күршеләр күптән көтелгән бәйрәмгә җыелдылар. Бу бәйрәм авыл халкы, авыл кунаклары өчен җылы очрашу булды. Мәйдан уртасында гадәттәгечә уеннар, конкурслар, җыр-биюләр уздырылды. Барлык теләүчеләр дә актив катнашты, ә тамашачылар бу вакытта актив кул чаптылар. Үзләренең матур җырлары белән мәйданны Лилия Хәмитова, Салават Шәрифуллин, Джонни һәм авыл үзешчәннәре җанландырды .Авыл көне актив гражданнар, мәдәният хезмәткәрләре һәм иганәчеләр тырышлыгы белән үткәрелде. Кич бәйрәм салют һәм дискотека белән тәмамланды.
7 августта Сүлә авылында Курсабаш мәдәният йорты белгечләре һәм үзешчән артистлар белән берлектә урам концерты оештырылды.Яшебез безне туган җиребезгә, балачак яшәгән җиребезгә тарта. Бу еллар кеше тормышында иң күңелле еллар. Язмыш безне кая гына илтмәсен, без үзебезнең кече Ватаныбызны һәрвакыт хәтерлибез! Безнең кечкенә авылдан килгән кунаклар бик күп иде. Бәйрәм дәвамында күңелгә хуш килгән матур җырлар яңгырады. Иске дуслар һәм авылдашлар кичәсе бик күңелле үтте, күңелле тәэсирләр калдырды!
7 нче август көнне «КОМОС ГРУПП» агрохолдингының XVI хезмәт коллективлары спартакиадасының җәйге этабы булып узды. Ачылыш тантанасына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Соңынан алар Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов белән берлектә, Курсабаш авыл җирлеге биләмәсендә “Комос групп” компаниясе алып барган нәселле дуңгызлар өчен яңа адаптацион (карантин) комплексы төзелешендә булдылар. Объектта эшләрнең барышы белән “ТатмитАгро” компаниясе генераль директоры Виктор Сидорук таныштырды.