" Бердәмлек һәм шатлык көне "

2026 елның 10 августы, дүшәмбе

8 август көнне Курсабаш авылында "Бердәмлек һәм шатлык көне" дип исемләнгән "Авыл көне"үткәрелде. Чараны Зөфәр хәзрәт ачып җибәрде, үзенең изге теләкләрен Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Рамил улы Гыймадиев һәм кунаклар дәвам итте. Бәйрәм авылның гореф-гадәтләрен һәм тарихи үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырылды. Авылдашлар, кунаклар, дуслар, күршеләр күптән көтелгән бәйрәмгә җыелдылар. Бу бәйрәм авыл халкы, авыл кунаклары өчен җылы очрашу булды. Мәйдан уртасында гадәттәгечә уеннар, конкурслар, җыр-биюләр уздырылды. Барлык теләүчеләр дә актив катнашты, ә тамашачылар бу вакытта актив кул чаптылар. Үзләренең матур җырлары белән мәйданны Лилия Хәмитова, Салават Шәрифуллин, Джонни һәм авыл үзешчәннәре җанландырды .Авыл көне актив гражданнар, мәдәният хезмәткәрләре һәм иганәчеләр тырышлыгы белән үткәрелде. Кич бәйрәм салют һәм дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International