7 июль көнне 19.00 сәгатьтә, Сүлә авылында «Авылымның айлы кичләре» дип аталган урам концерты узачак. Рәхим итегез!
Балтач юл төзу оешмасы көче белән Сүлә авылының Татарстан урамына таш түшәлде.
Балтач юл төзу оешмасы көче белән Курсабаш авыл җирлегенең Сүлә һәм Югары Утар авылларында юл төзелеше башланып китте.
Курсабаш авыл җирлегендә барлык бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр катнашынды "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясе үткәрелде.Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.Чарада Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р. чыгыш ясады. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабынды. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казанда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча, “Ядрә этү” һәм “Диска ату” буенча, 1 нче һәм 2 нче урыннарны яулады.
Сабантуй-ул игенче хезмәтен чагылдырган әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Гасырлар уртасында барлыкка килгән бәйрәм безнең көннәргә кадәр барып җитте, ул үзенең иң яхшы традицияләрен – үзенчәлекле мәдәниятен, матур гореф-гадәтләрен саклап кала алды. Бу-хезмәт, матурлык, көч, кешелеклелек һәм тормыш шатлыгы алып баручы бәйрәм. Бәйрәм белән Саба муниципаль районының “Саба таңнары” баш мөхәррире: Исмәгыйлов Р.Г. һәм авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев котладылар. Аннары бәйрәмдә катнашучыларны котлау сүзләре белән «Курсабаш» ҖЧҖ генераль директоры И.С. Җиһаншин чыгыш ясады, ул алдынгыларны, кыр батырларын бүләкләде һәм язгы кыр эшләренә йомгак ясады.
Рәсми өлештән соң бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте. Параллель рәвештә спорт бәйгеләре дә узды.Бу баганага менү, чүлмәк вату, бүрәнәдә капчык белән сугышу, гер күтәрү, аркан тарту һәм башкалар.Үз яшьләрен оныткан кебек, яшьләр белән беррәттән аларда өлкән буын вәкилләре дә актив катнашты. Сабан туенда милли көрәш аерым урын алды. Ярышларның кульминациясе ике финалистның көрәше булды, нәтиҗәдә баш батыр, төп приз - тәкә иясе билгеләнде. Ул – Арча районы Мөрәле авылыннан, Зиннәтуллин Илназ.
Сабантуй-халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны символлаштыручы, милли колоритны, халыкның иң яхшы гореф-гадәтләрен һәм мәдәни традицияләрен саклаган бәйрәм. Бәйрәмдә катнашучыларның яхшы кәефе, оештыручыларның көйле эше халык бәйрәменең барлык кунакларга да шатлык-сөенеч булып узуына ярдәм итте.
Курсабаш авыл җирлеге җигүле атлар белән «Сабантуй»да йөрештә катнашты
3 июньдә Сүлә авыл клубы, Курсабаш мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Курсабаш авыл жирлеге башлыгы,авылдашлар белән берлектә Курсабаш һәм Сулэ авылларында Сабантуйга бирнэ җыю йоласын оештырдылар. Сөлгеләр һәм бүләкләр җыю-Сабантуй житунен бер хәбәре кебек. Гармун, җыр һәм бию белән матур милли костюмнарда мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар авыллар буйлап йөрделәр һәм барысын да бирнэ җыюга һәм Сабантуй бәйрәмендә катнашырга чакырдылар. Гармунның шау-шулы тавышына өйдән кешеләр чыгып, артистлар белән бергә бии башладылар. Сабантуйга дип истэлекле бүләкләрен тапшырдылар. Бүләкләр озын баганага бәйләнде. Традицион бүләкләр булып яулыклар һәм матур итеп чигелгән сөлгеләр санала. Ә бәйрәмебезнең төп бизәге-җигелгән ат иде.Җыю барышында җыелган барлык бүләкләр Сабантуй фондына җибәреләчәк.
Җәй-барлык балаларның иң яраткан вакыты. 1 июньдә без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә ата-аналарга балаларның даими яклавына һәм кайгыртуына мохтаҗ булуларын искә төшерү дә.
Бу күңелле бәйрәм көнендә, 1 июньдә, Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен бергәләп "һәрвакыт булсын кояш" бәйрәм программасын оештырдылар. Бәйрәм программасы табигатьтә узды, анда күңелле эстафеталар, зирәклеккә биремнәр, ярышлар, конкурслар, викториналар һәм катнашу өчен истәлекле бүләкләр бар иде.