ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Югары Утар авылында, З. Хәбибуллин урамы 20 адресы буенча, "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан, 20/80 программасы буенча, йорт төзелеше бара.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

25 нче ноябрь көнне Курсабаш авыл җирлеге әниләре Саба мәдәният йортында «Әниләр көне» бәйрәмендә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар авылында профилактика чарасы узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авылында, Төзүчеләр урамы 18 адресы буенча, "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан, 20/80 программасы буенча, йорт төзелеше бара.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар авылы клубында хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар  авылы  зиратында чистарту буенча  өмә үткәрелде, чүп җыештырылды, корыган агачлар киселде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм шактый яңа, аның тамырлары Россия тарихына барып тоташа. Ләкин аның гади мәгънәсе - "Без бердәм" дигәнне анлата. Бу бәйрәм хөрмәтенә Сулә авыл клубында Пушкин картасы буенча "Без бердәм" концерт программасы узды, анда Курсабаш мәдәният йорты, Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре һәм сәнгать үзешчәнлеге артистлары катнашты. Бәйрәм "Бәби чәй" йола бәйрәме күрсәтүдән башланды, аннары концерт номерлары белән дәвам ителде, бәйрәм хөрмәтенә матур шигырьләр яңгырады. Кунаклар концерт программасында катнашучыларның барысын да рәхмәт алкышлары белән каршы алдылар. Төсле һәм истә калырлык номерлар, шулай ук якты һәм бизәкле костюмнар тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр һәм эмоцияләр бүләк итте. Бу көнне һәркем үзен бөек бердәм халыкның бер өлеше итеп хис итте!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Курсабаш авыл җирлеге торак пунктларында үзара салым мәсьәләсе буенча гражданнар җыеннары уза.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар авыл клубында балалар өчен "Исәнме, каникул" дигән чара узды.Чара 4 станцияне үз эченә алган күңел ачу программасы белән  үрелеп барды. Бу каникулларның файдалы һәм күңелле башы иде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, Иске Икшермә мәдәният йортында, "Милләт яме – йола, бәйрәмнәрдә!" фестиваль -конкурсында "Бәби ашы" күренеше белән чыгыш ясадылар. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International