Саба районының авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Югары Утар авылында инкубатор белгечләре өчен чираттагы йорт төзелә.
31 гыйнвар көнне Сүлә авыл клубы мөдире балалар белән "Изге благоверный князь А. Невский" дигән темага әңгәмә үткәрде.
Чара барышында балалар Александр Невский исемле шәхес белән таныштылар. Аның балачагы нинди булган, әтисе аны ничек князьлеккә һәм булачак хәрби батырлыкларга әзерләгән, шулай ук балалар Александр Невскийның бөек полководец һәм дәүләт эшлеклесе булуын, аның 1240 елгы Невск сугышында һәм 1242 елгы боз ярышында җиңүе турында белделәр.
Балалар аның Князь буларак эшчәнлеге турында мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңладылар.
Безнең халыкка килгән барлык корбаннар, сугыш чорының авырлыклары һәм мәхрүм итүләре, фронттагы һәм тылдагы батырлыклар турында онытырга хакыбыз юк. Яңа 21 гасырда да , әби-бабаларыбызның ничек түзүләре турында белергә һәм истә тотарга кирәк. 1944 елның 27 гыйнварында. Ленинград шәһәре блокадага алына. Ленинград блокадасы-ул кешене тынгысыз сынавы, кешелеклелек, дәрәҗә, якыннарга мәхәббәт, мәрхәмәтлелек һәм йөрәклелек. Бу сынаулар көн саен, куркыныч иде, чөнки ачлыкны күз алдына да китереп булмый, аны кичермичә. 25 гыйнвар көнне тарихи датага багышлап, Курсабаш авыл китапханәсендә «Хәтер кайда, анда күз яшьләре»дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга Ленинградның ябык шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләде: ачлык, салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар турында, совет солдатларының Ленинградны яклау һәм саклау турында.
21 февраль-Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан 27 гыйнвар көнне Сулэ авыл клубы мөдире балалар белән "Халыкара туган тел көне" дигән темага әңгәмә үткәрде. Аның максаты-балаларда туган телне өйрәнүгә һәм саклауга кызыксыну уяту, үз халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү торды. Балалар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, бүген дөньяда күпме тел барлыгын белделәр, бүгенге көндә нинди телләр югалу куркынычы астында һәм башка бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Чара ахырында мөдир балаларга туган телне сакларга һәм аны чүпләмәскә дип телэк теләде.
Курсабаш авыл китапханәсе «Солдат альбомы» бәйгесендә актив катнаша.
Саба районының авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Югары Утар авылында инкубатор белгечләре өчен чираттагы йорт төзелә.
Курсабаш авыл җирлеге биләмәсендә инкубатор төзелеше дәвам итә.
Курсабаш авыл җирлеге биләмәсендә инкубатор төзелеше дәвам итә.
30-31 декабрь көннәрендә, Курсабаш авыл җирлегенең мәдәният йортларында «Яңа ел» бәйрәмнәре уздырылды. Төрле кызыклы конкурслар, уеннар оештырылды. Конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды. Барлык катнашучылар да үткәрелгән чарадан канәгать калдылар, киләсе елга күп кенә уңай энергия алдылар.
Курсабаш авыл җирлеге район үзәгендә үткәрелгән Кыш бабайлар парадында катнашты.