ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2022 ел
якшәмбе

Курсабаш авыл җирлегендә өмә булып узды. Өмәдә җирлек территориясендә урнашкан оешма хезмәткәрләре катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Авыл жирлеге хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүптән чистарту буенча эшләр башкарылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

26 апрель көнне Сүлә авыл клубында Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан Шигырь бәйрәме үткәрелде. Кыска гына гомер яшәп, Тукай бик зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт ,безнең балалар өчен язылган шигырьләрдән һәм Тукайның әкиятләреннән башлана. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә өйрәтә, намуслы, гадел, акыллы булырга өйрәтә.Балалар шагыйрьнең шигырьләрен һәм әкиятләрен укыдылар, "Бала белән күбәләк", "Маэмай" әсәрләрен сәхнәләштерделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Сүлә авыл клубында имам-хатыйп һәм авыл халкы тарафыннан Рамазан аена һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган "Иман нуры керсен күңелләргә" дип аталган Ифтар ашы оештырылды .Кичә, ислам канунының барлык чараларын үтәп, дустанә атмосферада үтте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

23 апрель көнне Сүлә авыл клубында балалар белән саф һавада хәрәкәтчән уеннар үткәрелде. Хәрәкәтчән уеннар һәм саф һавада күңел ачу балаларга шатлык  һәм сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда китерә. Төрле хәрәкәтчән уеннар һавадагы шөгыльләрнең эчтәлеген баета һәм балаларны бик мавыктыра. Урамда уйнаганда һәм күнегүләр ясаганда, балалар кыюлык, мөстәкыйльлек, җитезлек күрсәтү мөмкинлеге алалар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

22
апрель, 2022 ел
җомга

Саба районынын Курсабаш авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

15
апрель, 2022 ел
җомга

Курсабаш авыл җирлегеннән волейбол командасы хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр ир-ат  командалары арасында Саба муниципаль районы чемпионатында волейбол буенча көрәшне дәвам итә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар авылында , Балтач районының  "Энергоресурс" хезмәткәрләре тарафыннан , урам утлары светоид яктырткычларга алыштырылды. Барлыгы 20 лампочка куелды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

12 апрель көнне Сулэ авыл клубында "Галэм якын-бары тик кул суз гына" дигән слайд-әңгәмә үткәрелде.Балалар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр:беренче булып этлэрнен беренче космоска җибәрелуен, Юрий Гагарин – дөньяда беренче космонавт булуын, Алексей Леонов – ачык космоска чыккан беренче космонавт булу турында белделэр."Оча торган Комета " динэг уен да уйнадык.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Сулэ авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты белән берлектә"Колке иленә сәяхәт"дип исемләнгән көлке бәйрәме үткәрелде. Балалар күңелле клоун Клепа белән Колке иленә киттеләр.Анда алар шаярдылар,уйнадылар,күңел ачтылар, биеделәр. Ә бәйрәм ахырында Клепа барлык балаларга сәламәт, күңелле булырга, әти-әниләрен тыңлауларын теләп, үзенең кояшлы шәһәренә юнәлде, истэлеккэ балаларга шарлар калдырды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International