Курсабаш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.
Курсабаш авыл җирлегеннән Фәннур Шәйдулла улы Бәшәров, Россия яшьләре көненә багышланган "Спорт җире – 2026" Бөтенроссия спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше марафонының муниципаль этабында, Байлар Сабасы ш. т. бистәсендә, ирләр арасында "Шәһәрчекләр" уены буенча 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казан шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында, “Ядрә этү” төрендә, 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
Курсабаш авыл җирлеге район күләмендә үткәрелгән «Сабантуйга бирнә җыю -2026 » бәйгесендә актив катнашканы өчен диплом белән бүләкләнде. Бирнә җыюда катнашкан барлык җирлек халкына рәхмәт белдерәбез.
Сабантуй-ул игенче хезмәтен чагылдырган әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Гасырлар уртасында барлыкка килгән бәйрәм безнең көннәргә кадәр барып җитте, ул үзенең иң яхшы традицияләрен – үзенчәлекле мәдәниятен, матур гореф-гадәтләрен саклап кала алды. Бу-хезмәт, матурлык, көч, кешелеклелек һәм тормыш шатлыгы алып баручы бәйрәм. Бәйрәм белән район вәкиле Салимов И.Р. һәм авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев котладылар. Аннары бәйрәмдә катнашучыларны котлау сүзләре белән «Курсабаш» ҖЧҖ генераль директоры И.С. Җиһаншин чыгыш ясады, ул алдынгыларны, кыр батырларын бүләкләде һәм язгы кыр эшләренә йомгак ясады.
Рәсми өлештән соң бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте. Параллель рәвештә спорт бәйгеләре дә узды.Бу авыш баганадан йөрү, чүлмәк вату, бүрәнәдә капчык белән сугышу, гер күтәрү, аркан тарту һәм башкалар.Үз яшьләрен оныткан кебек, яшьләр белән беррәттән аларда өлкән буын вәкилләре дә актив катнашты. Сабан туенда милли көрәш аерым урын алды. Ярышларның кульминациясе ике финалистның көрәше булды, нәтиҗәдә баш батыр, төп приз - тәкә иясе билгеләнде. Ул – Курсабаш авылыннан , Исламгалиев Салават булды.
Сабантуй-халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны символлаштыручы, милли колоритны, халыкның иң яхшы гореф-гадәтләрен һәм мәдәни традицияләрен саклаган бәйрәм. Бәйрәмдә катнашучыларның яхшы кәефе, оештыручыларның көйле эше халык бәйрәменең барлык кунакларга да шатлык-сөенеч булып узуына ярдәм итте.
Курсабаш авыл җирлеге җигүле атлар белән «Сабантуй»да йөрештә катнашты.
31 нче май көнне мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлар белән берлектә Курсабаш авылында Сабантуйга бирнә җыю йоласын оештырдылар. Сөлгеләр һәм бүләкләр җыю-Сабантуй җитүнең бер хәбәре кебек. Гармун, җыр һәм бию белән матур милли киемнәрдә мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар авыл буйлап йөрделәр һәм барысын да бирнә җыюга һәм Сабантуй бәйрәмендә катнашырга чакырдылар. Гармунның шау-шулы тавышына өйдән кешеләр чыгып, артистлар белән бергә бии башладылар. Сабантуйга дип истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Бүләкләр озын баганага бәйләнде. Традицион бүләкләр булып яулыклар һәм матур итеп чигелгән сөлгеләр санала. Э бәйрәмебезнең төп бизәге-җигелгән ат иде.Бирнәгә җыелган барлык бүләкләр “Сабантуй” фондына җибәреләчәк.
28 нче майда мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлар белән берлектә Сүлә авылында Сабантуйга бирнә җыю йоласын оештырдылар. Сөлгеләр һәм бүләкләр җыю-Сабантуй житунен бер хәбәре кебек. Гармун, җыр һәм бию белән матур милли костюмнарда мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар авыллар буйлап йөрделәр һәм барысын да бирнэ җыюга һәм Сабантуй бәйрәмендә катнашырга чакырдылар. Гармунның шау-шулы тавышына өйдән кешеләр чыгып, артистлар белән бергә бии башладылар. Сабантуйга дип истэлекле бүләкләрен тапшырдылар. Бүләкләр озын баганага бәйләнде. Традицион бүләкләр булып яулыклар һәм матур итеп чигелгән сөлгеләр санала. Э бәйрәмебезнең төп бизэге-җигелгән ат иде.Җыю барышында җыелган барлык бүләкләр Сабантуй фондына җибәреләчәк.
Түбән Утар авылы зиратында Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашларны искә алдылар.
7 май көнне Иләбәр авылы клубында, Курсабаш авыл җирлеге үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә "Җәмиләнең җенләнүе" спектаклен куйдылар. Комедиянең вакыйгалары гади гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул безнең заман өчен бик актуаль. Артистларның якты һәм оста уйнавы, залның соклануын уятты.