ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

26 март көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Язгы күңел ачулар"исемле уен программасы үткәрделәр.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Иштуган мәдәният йортында"Терроризм –курку территориясе"дигән тематик әңгәмә уздырылды. 

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Язгы урманнан да матур, гаҗәп һәм мавыктыргыч нәрсә юк. Урманның бөтен матурлыгын урманның үзендә генә күрергә һәм аңларга мөмкин.   Агачларга сокланып, саф һава сулап, туган ягыбызның матурлыгын күреп була. Язгы кояшлы көнне, 21 мартта Халыкара урман көнендә Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән экскурсиягә киттеләр. Экскурсия алдыннан балаларга урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлаттылар: урман кешеләрен куркытмас өчен тавыш чыгармаска,карда тапталган юлларда йөрү, куакларга кул тидермәү- кыш көне туңган ботаклар җиңел ватыла; игътибарлы булу, матур күренешләр күрү. Безнең урманда нинди хайваннар һәм кошлар яши, нинди үсемлекләр, агачлар, куаклар, җиләкләр һәм гөмбәләр үсә.«Урман – җирнең яшел калканы»дигән әңгәмә үткәрдек. Балалар белән урман хайваннары турында сөйләштек. Алар кыш көне нәрсә белән тукланалар, кыш көне нинди төс алалар.  Урман, тынлык, шау-шу тавышларын тыңладык. Кар эзләрен карадык, кемнәр икәнен белергә тырыштык.  Балалар белән кайту юлында урман кырыенда тоткарландык, анда бик биек кар көртләре бар алар шунда уйнадылар, һәм, әлбәттә, фотога төштеләр. Өйгә кайтканда тәэсир алмаштык, урман турында табышмаклар, әйтемнәр, мәкальләр искә төшердек.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Нәүрүз – яз бәйрәме" үткәрделәр.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

18
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Иштуган авыл җирлегендә аренда йорты төзү эшләре дәвам итә.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге ОКС

Поселокта яшәүчеләрнең, шулай ук иганәчеләрнең (башка җидә яшәүче, Иштуганда туып-үскән кешеләр) көче һәм чаралары белән газ үткәрелде һәм мәчет бинасын яктырту җайланмасы урнаштырылды.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

«ПМК-159» ҖЧҖ оешмасы Иштуган авыл мәдәният йортында «Мәдәният» милли проекты буенча 58 534 000,00 сумлык капиталь ремонт ясады.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге ОКС

«Трансагроком» ҖЧҖ көче белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы гранты буенча 2 000 000,00 сумга, зиратны төзекләндерү (киртәләр, чүп савытлары, су баклары урнаштыру, хуҗалык бинасын профнастил белән тышлау) эшләре башкарылды.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

2025 елның 15 февралендә татар герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 119 ел тула. Аның батырлык белән сугарылган шигырьләрендә бер генә буын  тәрбияләнмәгән. Аның гомере фашистлар кулында фаҗига белән тәмамланса да, шигъри язмышы бәхетле була. 14 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты һәм  китапханә белгечләре «Синең батырлыгың гасырларда онытылмас»дигән әдәби кичә үткәрделәр. Чарада катнашучылар шагыйрьнең фронттагы авыр көннәре, концлагерьларда, фашист төрмәләрендә үткән коточкыч вакытлары, анда Муса Җәлилнең бердәнбер коралы-шигырьләре турында белделәр. Каты җәзалаулар да, үлем камерасы да шагыйрьнең ихтыярын сындырмаган. Ул, герой кебек, Ватанына хыянәт итмичә, җәзалап үтерелә. Муса Җәлил исеме кешелеклелек, батырлык символына әверелде. Ул кайнап торган эшчәнлек белән тулы кыска, ләкин якты гомер кичерә. Чара барышында барысы да шагыйрь тормышыннан, әдәби эшчәнлегеннән кызыклы фактлар, аның исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» автобиографик шигырьләр китабы турында белделәр, шагыйрь Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган викторина үткәрелде. Укучылар өчен «Көрәшкә бирелгән тормыш» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда шигырь җыентыклары, замандашларының үзе һәм дошман тылында сугышкан иптәшләре турындагы истәлекләре һәм аларның фаҗигале һәлакәтләре күрсәтелде. Чара шигырьләр уку, шагыйрьнең шигырьләренә җырлар җырлау белән тәмамланды.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре «Ял ит, студент» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Чара күңелле- иҗади атмосфера булдыру , бәйрәм тарихы турында белемнәрне киңәйтү максаты белән узды. Алып баручылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Катнашучылар студентлар тормышы дөньясына чумдылар. «Тулай торак» конкурсы уйнаучыларга «Тулай торак коменданты»ролендә булу мөмкинлеге бирде. Ә аннары "Имтиханнар тапшыру",  “Китапханә», “Билет ал”,”Матур язу” бәйгеләрендә һәм, әлбәттә инде, күңелле «Стипендия" конкурсында катнаштылар. Программа кызыклы, бай эчтәлекле булды һәм барлык катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Соңыннан барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International