Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Нәүрүз – яз бәйрәме" үткәрделәр.
Поселокта яшәүчеләрнең, шулай ук иганәчеләрнең (башка җидә яшәүче, Иштуганда туып-үскән кешеләр) көче һәм чаралары белән газ үткәрелде һәм мәчет бинасын яктырту җайланмасы урнаштырылды.
«ПМК-159» ҖЧҖ оешмасы Иштуган авыл мәдәният йортында «Мәдәният» милли проекты буенча 58 534 000,00 сумлык капиталь ремонт ясады.
«Трансагроком» ҖЧҖ көче белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы гранты буенча 2 000 000,00 сумга, зиратны төзекләндерү (киртәләр, чүп савытлары, су баклары урнаштыру, хуҗалык бинасын профнастил белән тышлау) эшләре башкарылды.
2025 елның 15 февралендә татар герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 119 ел тула. Аның батырлык белән сугарылган шигырьләрендә бер генә буын тәрбияләнмәгән. Аның гомере фашистлар кулында фаҗига белән тәмамланса да, шигъри язмышы бәхетле була. 14 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Синең батырлыгың гасырларда онытылмас»дигән әдәби кичә үткәрделәр. Чарада катнашучылар шагыйрьнең фронттагы авыр көннәре, концлагерьларда, фашист төрмәләрендә үткән коточкыч вакытлары, анда Муса Җәлилнең бердәнбер коралы-шигырьләре турында белделәр. Каты җәзалаулар да, үлем камерасы да шагыйрьнең ихтыярын сындырмаган. Ул, герой кебек, Ватанына хыянәт итмичә, җәзалап үтерелә. Муса Җәлил исеме кешелеклелек, батырлык символына әверелде. Ул кайнап торган эшчәнлек белән тулы кыска, ләкин якты гомер кичерә. Чара барышында барысы да шагыйрь тормышыннан, әдәби эшчәнлегеннән кызыклы фактлар, аның исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» автобиографик шигырьләр китабы турында белделәр, шагыйрь Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган викторина үткәрелде. Укучылар өчен «Көрәшкә бирелгән тормыш» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда шигырь җыентыклары, замандашларының үзе һәм дошман тылында сугышкан иптәшләре турындагы истәлекләре һәм аларның фаҗигале һәлакәтләре күрсәтелде. Чара шигырьләр уку, шагыйрьнең шигырьләренә җырлар җырлау белән тәмамланды.
Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре «Ял ит, студент» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Чара күңелле- иҗади атмосфера булдыру , бәйрәм тарихы турында белемнәрне киңәйтү максаты белән узды. Алып баручылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Катнашучылар студентлар тормышы дөньясына чумдылар. «Тулай торак» конкурсы уйнаучыларга «Тулай торак коменданты»ролендә булу мөмкинлеге бирде. Ә аннары "Имтиханнар тапшыру", “Китапханә», “Билет ал”,”Матур язу” бәйгеләрендә һәм, әлбәттә инде, күңелле «Стипендия" конкурсында катнаштылар. Программа кызыклы, бай эчтәлекле булды һәм барлык катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Соңыннан барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.
Кеше пенсиягә чыккач, аның тормышы берт өслелек кабул итә. Һәр көн алдагысына охшаган. Өлкән буын кешеләренең рухи очрашулары барыбыз бергә җыелып аралашу өчен менә дигән сәбәп. Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре өлкәннәр өчен «Мин пенсиядә утырам, вакытны юкка үткәрмим» дигән кич утыру үткәрделәр. Анда катнашучылар «Мимика», «Золушка», «Третий лишний» һәм башка конкурсларда үз сәләтләрен күрсәттеләр. Алар үзләренең яшьлек җырларын искә төшерделәр, биеделәр, «Әбиләр әкиятләре»н сөйләделәр. Очрашуда катнашучыларның барысы да күтәренке кәеф, киләсе очрашуга кадәр яхшы кәеф алды. Чара дусларча чәй эчү белән тәмамланды.
7 февраль көнне, яшь герой - антифашистлар көне уңаеннан Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре балалар белән "Пионерлар -геройлар»дигән темага әңгәмә уздырдылар. Балаларга Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган батырлыклары өчен ,Ватаныбызның иң югары бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында сөйләделәр. Укучылар үзләренең яшьтәшләре: Лена Голикова, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик һәм башка пионерларның батырлыклары турында кызыксынып тыңладылар. Хәзерге җәмгыятьтә үсеп килүче буынның батырлыклары, тормышта батырлыкка һәрвакыт урын барлыгы турында искә төшерергә онытмадылар. Әңгәмә презентация һәм күргәзмәдә тәкъдим ителгән иллюстрацияләргә күзәтү белән үрелеп барды. Яшь солдатларның исемнәре, батырлыклары балалар күңелендә мәңге калыр дип ышанасы килә.
2025 ел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм халыкара дәрәҗәдә нацизмга каршы көрәшкә багышланган. Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән стена газетасы чыгардылар. Чара башында Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә үткәрделәр. Балаларга авыр сугыш чоры, солдатларыбызның батырлыклары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан батыр балалар турында сөйләделәр. Балалар фронтовикларның исемнәре, язмышлары белән таныштылар. Аннары стена газетасын чыгардылар һәм бизәделәр. Стена газетасында мондый темалар тәкъдим ителде : Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары, сугыш елы балалары,герой-шәһәрләр, Җиңү җырлары, балаларга сугыш турында. Чара Бөек Җиңүнең тарихи әһәмиятен һәм аның сабакларын хәзерге заман өчен чагылдыруга юнәлтелде.