Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә карата «Ромашковая мастерская» исемле мастер-класс оештырдылар. Бу чара кысаларында катнашучылар сыгылмалы синель чыбыктан нәфис чәчәкләр ясарга өйрәнделәр.
Ромашка-наз, матурлык һәм ихласлык символы. Синель чыбыктан ясалган мастер-класс һәркемнең иҗади потенциалын ача алды, оригиналь композицияләр, чәчәк бәйләмнәре һәм аерым чәчәкләр булдырырга мөмкинлек бирде, алар интерьерның матур бизәге һәм якын кешеләргә искиткеч бүләк булды.
Шәмәрдән авыл китапханәсе «Книг, конечно, есть немало, только я люблю журналы» дигән китапханә аланчыгы оештырды. Укучылар игътибарына китапханә фондында булган журналлар тәкъдим ителде. Бигрәк тә яшь кунакларны «Идел», «Сабантуй», «Салават күпере» журналлары җәлеп итте, аларның битләрендә мавыктыргыч маҗаралар, дуслык турында хикәяләр, яңа ачышлар, шулай ук лабиринтлар, кроссвордлар һәм башка кызыклы биремнәр бар.
Иҗат- яңа, оригиналь, элек булмаган нәрсәне булдыру; бу мәдәни-тарихи үсешнең кирәкле үзлеге һәм функциясе. Шул максаттан китапханәдә квартал саен укучыларның иҗади эшләреннән газета чыгарыла. Бүген без сезнең игътибарыгызга Олы Кибәче авыл китапханәсе каршындагы "Илһам"иҗат клуб берләшмәсе газетасын тәкъдим итәбез. Газета битләреннән авыл китапханәсенең ничек яшәве, клуб һәвәскәрләренең яңа иҗат җимешләре белән танышырга була
Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Террор – ул кешеләр группасына оешкан, үз максатларын кешеләрне җәзалау аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять. Террористлар кеше күп җыелган урыннарда шартлау оештыручы, корал кулланучы кешеләр. Бик еш аларның эшеннән гаепсез кешеләр җәфалана, алар арасында шулай ук балалар да була. Аңа каршы нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Бу сорауга карата Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Терроризмга каршы” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар үз тормышларына куркыныч янаганда, чишү юлларын табу турында да фикер алыштылар.
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Хәтер һәм кайгы көнне без дошман белән каты көрәштә һәлак булганнарның барысына да, безгә Җиңү китергән һәм безгә киләчәк бүләк иткән совет кешеләре буыны алдында баш иябез. Шул уңайдан, Саба районы үзәк китапханәсендә 20 июнь көнне “Өлкәннәр” клубы өчен “Китап битләрендә сугыш мизгелләре” - патриотик сәгать үткәрелде.
20 июнь көнне китапханәче Шакирҗанова И.И. Юлбат төп мәктәбенең “Хыял” мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче укучылар өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен “Наркомания: белергә, ялгышмаска!» дип аталган әңгәмә оештырдылар. Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләсе бик актуальләшә. Хәзерге вакытта барлык үсеш алган илләрдә теге яки бу зарарлы гадәтләргә бәйле кагыйдәләр киң таралган. Шуңа күрә яшь буын өчен сәламәт яшәү рәвешен аңлап сайлау аеруча мөһим. Әңгәмә барышында урман музее хезмәткәрләре үсеп килүче буынга наркотикларның нәрсә икәнен һәм нинди йогынты ясавын, шулай ук наркотикларның кешенең тормышына ничек тәэсир итүен сөйләделәр.
Россия көне - Россия Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәме, ул ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә.2002 елга кадәр ул Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне дип атала иде. Бүген Россия көне патриотик төсмерләр ала һәм Россия халкының милли бердәмлеге һәм илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык символына әверелә. Бу бәйрәм илдә иң «яшь» дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Шушы көн уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен «Россия көне» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар әлеге бәйрәмнең тарихы турында белделәр,үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Районыбызда милләтебезнең матур гореф- гадәтләрен, киенү үрнәкләрен саклап яшәүче, аларны балаларына, оныкларына да җиткерүче гаиләләр бик күп. Гаилә елы уңаеннан, Саба район китапханәсе "Милли кием - милләтемә тугрылык" татар милли киемле курчаклар бәйгесе үткәрде.
Бәйге 4 номинациядә үткәрелде.
"Мин - татар кызы!" номинациясендә Гран-прига Шәмәрдәннән Фахуртдинова Зөлфия лаек булды.
1 урынга Сатыштан Муратниязовлар, 2 урынга Сабадан Тимергалиевлар, Шәмәрдәннән Галиакбәровлар, 3 урынга Олы Ныртыдан Вәлиевлар гаиләләре лаек булды. Кызыксындыру бүләгенә Юлбаттан Хәмитовалар, Явлаштаудан Галиевлар, Шәмәрдәннән Падимовлар гаиләсе ия булдылар.
"Мин - татар малае" номинациясендә Килдебәктән Хакимовларга кызыксындыру бүләге тапшырылды.
"Милли гаилә" номинациясендә Иләбәрдән Федоровлар гаиләсенә 1 урын, 2 урын шул ук авылдан Кәримовлар гаиләсенә булды.
"Үз кулларым белән курчак" номинациясендә 1 урынны Сатыштан Галиевлар гаиләсе алды.
Кызыксындыру бүләгенә Сабадан Хуҗиннар, Мәгьсүмовлар, Шәмәрдәннән Газизовлар, Йосыповлар гаиләре ия булды.
Бәйгегә барлыгы 25 гаилә катнашты.Күңел җылысын биреп эшләгән, күз явын алырлык курчаклар күргәзмәсе Саба сабантуеның матур бизәге булды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидаил улы бәйгедә җиңүчеләргә матур теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен «А.С. Пушкин - бөек рус шагыйре» дип исемләнгән кызыклы лекция үткәрделәр. А.С. Пушкин безне гомер буе озата бара. Бөек рус шагыйре белән бәйле урыннар илебездә байтак. Ул Казанда да бар. Бөек шагыйрьнең эзләрен чал Казан һаман кадерләп саклый. Ул тукталган йортка истәлек тактасы куелган. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы янына һәйкәл урнаштырылган. Казан шәһәренең үзәк урамнарының берсе шагыйрь исемен йөртә. Һәрберебез А.С. Пушкин әкиятләрен белә һәм ярата. Аның әсәрләре гаҗәеп хыялга, яхшылыкка, матурлыкка, гүзәллеккә, юмор хисенә бай.