13 август көнне Тимершык авыл китапханәчесе чараларда актив катнашучы,китап укырга яратучы һәм игезәкләр тәрбияләп үстергән гаиләләр белән " Китапханәче сүзе" тапшыруында катнашып чыгыш ясап кайттылар
12 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе «Читать это модно, читать это интересно» исемле яңа китапларга күзәтү үткәрде. Һәр яңа китап - ул яңа ачышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр. Чара башында балалар өчен әңгәмә үткәрелде. Аннары китапханәче яңа китапларга күзәтү ясады. Китапханәче китаплардан берничә өзек укыды. Чараның азагында китап сөюче балалар фикер алыштылар. Ошаган китапларны, балалар танышу өчен өйләренә алып кайтып киттеләр.
12 август көнне Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Сезгә ярдәм итә торган законнар" исемле хокукый белем сәгате үткәрелде. Аның максаты үсеп килүче буынга үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белергә, алардан дөрес файдаланырга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү иде. Яшүсмерләр китапханәчене игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм үзләре белән бәйле булган ситуацияләр турында фикер алыштылар. Алар хокукый әдәбият, закон актлары җыентыклары белән таныштылар. Тематик күргәзмә яшүсмерләр хәтерендә алынган мәгълүматны тулыландырырга һәм тирәнәйтергә ярдәм итте.
Һәрбер кеше өчен иң мөһим нәрсә ул – аның гаиләсе. Гаилә – ул бер-берсен кайгыртучы, яратучы якын кешеләр. Кеше нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык, хөрмәт итү кебек төшенчәләрнең асылын өйрәнә, җирдә бәхетле һәм тату гаиләдән дә ныграк союз юк икәнлеген аңлый. 12 август көнне Шекше авыл китапханәчесе Гаилә елына багышланган «Мин һәм минем гаиләм» исемле рәсем конкурсы оештырды. Катнашучылар һәркайсы үз гаилә әгъзаларын яки аларда «гаилә» сүзе белән ассоциацияләнүче предметларны ясарга тиеш иде. Кызлар һәм малайлар һәркайсы иң матур рәсем аларныкы булсын дип бөтен көчләрен һәм талантларын куеп тырыштылар. Алар рәсем ясаган арада, китапханәче гаилә традицияләре турында әңгәмә үткәрде. Балалар гаиләләрендә кабул ителгән гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр турында мавыгып сөйләделәр.
Владимир Одоевскийның тууына 220 ел тулу уңаеннан, 12 августта Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Владимир Одоевский әкиятләре»темасына әдәби портрет үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре яшь укучыларны язучының балачагындагы кызыклы фактлар белән таныштырдылар һәм аның әсәрләрен укыдылар.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда балалар өчен «Тылсымлы пластилин» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Бу чараның максаты каникул вакытында балаларны көндезге ял вакытын файдалы итеп оештыру, шулай ук аларда хәрәкәт, сөйләм моторикасын үстерү, эстетик зәвык формалаштыру, тырышлык, төгәллек һәм җаваплылык хисе тәрбияләү булды.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозицион модульләрне җыю эше алып барыла.
Милли кием-теләсә кайсы халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Бу кием генә түгел, ә бөтен халык турында сөйли ала торган зур тарих. Аны традиция һәм гореф-гадәтләр кебек үк сакларга кирәк. Бүген 12 август көнне Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире « Ак калфак» клубы әгъзалары белән «Татар киемнәре тарихы» дигән әңгәмә үткәрде. Китапханәче татар милли киеменең тарихы, элементлары, билгеләнеше турында сөйләде. Чарада катнашучылар милли киемнәрне киеп, аларның һәрберсенең матурлыгына сокланып карадылар, бигрәк тә калфак белән алъяпкыч ошады. Чарада катнашучылар милли костюмнарны киеп карады һәм һәркайсының матурлыгына сокланды, бигрәк тә калфак һәм алъяпкыч ошады.
Китапханәнең төп бурычы газета — журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгълүматларын тормышта файдалану. Вакытлы матбугатның күп булуы китапханәгә укучыларны көннән–көн күбрәк җәлеп итә. 12 август көнне Иләбәр авыл китапханәсендә “Яңа газета –журналлар сезне көтә” дигән исем астында мәгълүмат сәгате узды.Китап укучылар август аенда килгән газета-журналлар белән таныштылар, биремнәрен чиштеләр,кроссворд, табышмакларга җаваплар эзләделәр.
12 августта китапханәче «Китап офыкларын ачабыз» дигән китап десанты үткәрде. Чара башында китапханәче балаларга «десант» ның нәрсә икәнен сөйләде, ни өчен кулыбызда корал түгел, ә китап булуын аңлатты. Аннары төрле жанрдагы яңа китапларга күзәтү ясалды, алар балалар игътибарына тәкъдим ителде. Яшь укучылар кыска ритмик шигырьләр, мәкальләр, әйтемнәр, мәзәкләр укыдылар, шулай ук балаларга уеннар өчен кирәк булачак санауларны ятладылар.