ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 21 сентябрь көнне, Ике басу Арташ авыл китапханәчесе белән Арташ авыл клубы мөдире,балалар өчен, Эшче һөнәрләр елына багышланган, “Минем һөнәрем – минем язмышым” дигән исем астында оешмалар буенча экскурсия оештырдылар. Әлеге экскурсия барышында ФАП мөдире Раилә Рәшит кызы безне үзенең эш алымнары белән таныштырды, һәр кешенең үз яшенә тиеш булган кан басымнары турында сөйләде һәм кан басымын үлчәп күрсәтте. ФАП мөдире безне изге теләкләрен юллап озатып калды.  Аннан соң без КФХ Гимадиев Рифатның гаилә фермасы белән таныштык. Әлеге фермада якты, чиста иде. Гимадиевлар гаиләсенә уңышлар теләп алга таба юл алдык. Киләсе оешма Фаттаховларның шәһси пилорамы иде, әлеге пилорамда агач яралар һәм поддоннар ясыйлар. Бу оешма 5 елдан артык кешегә хезмәт күрсәтә, аларга әлеге оешмада халыкка хезмәт күрсәтеп озак еллар эшләргә язсын дигән теләк белән кайтыр юлга чыктык. Балалар оешмаларны һәм андагы эшчәнлекне бик кызыксынып карап йөрделәр, кызыксындырган сорауларына җаваплар таптылар.Әлеге сәяхәт балаларга алдагы тормышларында һөнәр сайлар өчен бик кирәк һәм урынлы булды дип уйлыйбыз.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

     21 сентябрь көнне,  Олы Кибәче авыл китапханәсе каршында, ачык һавада,  китап укучылар белән берлектә язучы,бик күп матур китаплар авторы Шамил Рәкыйповны искә алдык. Китапханә мөдире язучы , аның тормыш юлы һәм иҗаты хакында мәгълүмат бирде.  Очучы кызларга багышланган “Кызлар- йолдызлар” романы хакында да китап укучылар кызыксынырлык итеп бәян итте.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

20 сентябрь көнне Сабаның "Лесная сказка" күңел ачу үзәгендә "Кабак бәйрәме" үтте. Анда район китапханә хезмәткәрләре "Көзге уңыш" композициясе һәм фотозонасы белән катнаштылар.
 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

16 сентябрь көнне, Бөек Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан, Шәмәрдән балалар китапханәсе белән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән лицееның 4а сыйныф укучылары өчен «Ауропага тәрәзә» исемле мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында, китапханәчеләр -  Зарипова И.Х. һәм Зыятдинов Р. И. ,балаларга, күренекле дәүләт эшлеклесе, Романовлар династиясеннән булган Мәскәү патшасының тормыш юлы  турында сөйләделәр һәм иҗтимагый төзелешнең мөһим дәүләт реформалары турында фильм күрсәттеләр. Шулай ук балалар Петр 1нченең  Төньяк сугышта ничек җиңү яулавы, Бөек дәүләтнең нигез салучысы булуы турында белделәр. Чара ахырында балалар сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен тикшерделәр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

16 сентябрь  көнне, Олы Кибәче авыл китапханәсендә, “Экстремизмга юк!” айлыгы кысаларында,  китап укучылар белән берлектә элеге темага багышланган әңгәмә уздырылды, стенгазета чыгарылды. Шулай ук бу  тема буенча аңлату эшләре алып барылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

16 сентябрь көнне, Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе, Шәмәрдән лицееның 8 «Г» сыйныф укучылары өчен (кл.җитәкчесе Авхадиева А.В) «Китап барлыкка килү тарихы» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрде. Әлеге мавыктыргыч дәрес барышында, балалар, китапханәче Садыйкова Г.Х. белән берлектә язу барлыкка килү иленә виртуаль сәяхәт ясадылар, борынгы кеше язуларының төрле ысуллары, рус алфавиты, кәгазь, китаплар барлыкка килү тарихы  турында белделәр. Укучылар кызыклы электрон презентация белән үрелеп барган хикәяне кызыксынып тыңладылар. Соңыннан китапханәче Татар китап нәшриятының 100-еллыгына күзәтү ясады һәм татар авторларының урта һәм өлкән яшьтәге китап укучылар өчен рус һәм татар телләрендәге әсәрләре тәкъдим ителгән китап күргәзмәләре оештырды. Укучылар бу гадәти булмаган китап дөньясына сәяхәттән бик канәгать калдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

13 сентябрь көнне, Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Алкоголь һәм шәхес»дигән темага яшьләр белән әңгәмә-диспут оештырдылар. Алкогольнең - куркыныч авыру булуы һәм сәламәтлеккә тискәре йогынты ясавы турында сөйләделәр. Алкоголизм проблемасының аерым шәхес өчен дә, җәмгыять өчен дә актуальлеген һәм әһәмиятлелеген күрсәттеләр. Россия Федерациясендә җан башына туры килгән алкоголь куллану статистикасы турында мәгълүматлар бирелде. Яшьләргә, кеше сәламәтлеге ул - тормышының төп кыйммәте икәнлеге ассызыклап кителде. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

13 сентябрь көнне, Район балалар үзәк китапханәсендә, Саба гимназиясенең 1 А сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Заһидуллина Г.Ф.) «Мәдәният иленә сәяхәт» дип исемләнгән мәдәни дәрес үткәрелде. Китапханә белән танышу балалар өчен ул -  яңа, тылсымлы һәм гадәти булмаган кызыклы дөнья ачу. Балалар китапханә турындагы әңгәмәне зур игътибар белән тыңладылар, алар китапларның ничек саклануы һәм өйгә бирелүе, стеллажларда китапларның ничек урнашуы турында мәгълүмат алдылар, каталог, абонемент, уку залының нәрсә икәнлеген белделәр. Китапханәчеләр балаларга бик күп кызыклы һәм матур журналлар күрсәттеләр. Шулай ук балалар китапханә, китап, журналлар турында табышмаклар чиштеләр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

14 сентябрь көнне Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен “Экстримизмга – юк” дигән темага профилактик әңгәмә уздырды. Катнашучылар бергәләп “Экстремизмга – юк!” исемле стенгазета чыгардылар. Шулай ук китап укучылар өчен мәгълүмат почмагы да булдырылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

27
август, 2019 ел
сишәмбе

23 августтан 27 августка кадәр Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә Муса Җәлил вафат булуына 75 ел булу уңаенан «Муса Җәлил истәлегенә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап укучыларга күзәтү үткәрелде. Һәр халык үзенең күренекле вәкилләре белән горурлана. Җәлил шигырьләрендә илебезнең берничә буыны тәрбияләнгән. Бүген аның исеме Татарстаннан читтә дә билгеле. Төрммәдә утыру нәтиҗәсендә аның тарафыннан 115 шигырь язылган. Иптәшләре алып чыга алган дәфтәрләрдән «Моабит дәфтәрләре» китабы төзелгән. Әлеге китапта һәр шигырь сугыш дәһшәтен кичергән совет халкының бөтен авырлыкларын күрсәтә. Бөек һәм талантлы шагыйрь Муса Җәлил барлык авырлыкларны тирәнтен җиткерә белгән.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International