ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

9 июнь көнне Олы Кибәче авылында клуб һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй уздырылды. Бәйрәм төрле уеннар,җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп алып барылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

8
май, 2019 ел
чәршәмбе

8 май көнне Саба район үзәк китапханәчеләре, музей һәм ОАО “Сабыагрохим”  хезмәткәрләре Мотыгуллина урамыннан Объездной юлына кадәрге елгада чистарту эшләрен башкардылар.  Өмәдә барлык хезмәткәрләр актив катнашты.


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Күпме ачы язмышлар, күз яшьләре алып килгән. 7 май көнне район китапханәсенең уку залында Мостафина Гөлнара “Сугыш чоры балалары”- патриотик сәгать уздырды. Сугыш чоры балалары ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иткәннәр.

Киләчәк буыннарның якты тормышы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге саклансын иде. Тарихи хатирәләрне сакларга, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә тырышыйк.

Самара өлкә балалар китапханәсе "Балалар сугыш турында укыйбыз" исемле Х Халыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге акциянең максаты сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге акциядан Үзәк китапханәдә читтә калмады. Әйдәп баручы библиограф Шамилова А. һәм әйдәп баручы методист Шакирҗанова И. 3 "В" сыйныф укучыларына (укытучылары Нуриева Л.Ф.) Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырды. Утлы еллар рухында язылган хикәяләр һәм шигырьләр балалар йөрәгенә үтеп керде. Укучыларга М.Җәлилнең, Ф.Кәримнең, С.Алексеевның китапларыннан өзекләр укылды. Вахитов Булат  Ф.Кәримнең "Ватаным өчен" шигырен яттан сөйләп чараны ямьләндерде.

“Балаларга сугыш турында укыйбыз”акциясе кысаларында Иләбәр,Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе “Умырзая” балалар бакчасы коллективы белән берлектә  тематик сәгать уздырды.Балаларга язучыларыбызның сугыш темасына язылган әсәрләре кычкырып укылды.Авылыбызның тыл ветераннарына багышлап төзелгән тематик альбомы тәкъдим ителде.Чарада катнашучылар “Җиңү язы яши йөрәкләрдә” дигән исем астында  төзелгән күргәзмәдәге китаплар белән дә таныштылар.

6 май көнне Шекше,пүкәл,Туктар авыл китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” Халыкара акциясендә катнашты. Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәче Александр Шумилинның “Ванька-Ротный” дигән хикәясен укыды. Бу хикәядә сүз Бөек Ватан сугышы укчы офицерының авыр сугыш көннәре турында  бара . Балалар сугыш турында сөйләгәнне дулкынланып тыңладылар, чөнки әдәбият тарихи буыннар алмашына ярдәм итә торган төп чыганакларның берсе булып кала.

" Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясе кысаларында Олы Нырты авыл китапханәчесе " Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы белән берлектә тематик сәгать уздырылды. Язучыларнын М. Җәлилнең " Кызыл ромашкалар", В. Быковның " Һәйкәл", Дети-Герои Великой Отечественной Войны", әсәрләре  кычкырып укылды , авылыбызның тыл һәм сугыш  ветераннарына  багышлап  ясалган тематик альбом  тәкьдим ителде.
 


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

6 май көнне Мингәр авыл китапханәчесе Загирова Л. М. «Балаларга сугыш турында укыйбыз – 2019» Х Халыкара Акциясендә катнашу максатыннан «Балаларга сугыш турында "дип исемләнгән күргәзмә оештырды һәм «Балалар – Бөек Ватан сугышы Геройлары» китабыннан, А. С. Әхмәтнең «Солдат балалары»," Л. Кассильнең “Рассказ об отсутствующем”  хикәяләрен , халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында һәм тылда күрсәткән батырлыкларын чагылдырган әсәрләрне кычкырып уку үткәрелде. Күргәзмәдән китаплар бирелде.

4 май көнне Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә"Татарстан минем Республикам"дигән чара үткәрделәр.Чараның максаты: балаларга Ватан, Туган ягыбызның нәрсә икәнен күзаллау бирү. Татарстан Республикасы символикасы белән таныштыру. Табигать байлыклары турында сөйләү. Туган якка, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, аңа сакчыл караш тәрбияләү.

Чара барышында Ватан, Татарстан Республикасы турында сүзнең әһәмияте турында сөйләнелде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагының һәм гербының иллюстрацияләре күрсәтелде. Шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Президентларының портретлары һәм Татарстан Республикасы картасы.

Бөек Җиңү көне- иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Быелгы яз безгэ Жиңунең 74 еллыгын алып килде. Сугыш көннэре елдан - ел артта кала. Ләкин гомер алга барган саен ул көннәрнең батырлыгы безне ныграк сокландыра, халыкнын батырлыгына таң калабыз. 5 май көнне Йосыф- Алан авыл клубында  Юлбат авыл мәдәният йорты, Юлбат авыл китапханәсе белән берлектә  “Без Сезне онытмыйбыз, без Сезнең белән горурланабыз..”дип исемләнгән бәйрәм - очрашу үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы тәкъдим ителде, “Сугыш көйдергән балачак” темасына китап күргәзмәсе куелды. Очрашуда тыл ветераны, сугыш чоры балалары катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International