Самара өлкә балалар китапханәсе "Балалар сугыш турында укыйбыз" исемле Х Халыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге акциянең максаты сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге акциядан Үзәк китапханәдә читтә калмады. Әйдәп баручы библиограф Шамилова А. һәм әйдәп баручы методист Шакирҗанова И. 3 "В" сыйныф укучыларына (укытучылары Нуриева Л.Ф.) Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырды. Утлы еллар рухында язылган хикәяләр һәм шигырьләр балалар йөрәгенә үтеп керде. Укучыларга М.Җәлилнең, Ф.Кәримнең, С.Алексеевның китапларыннан өзекләр укылды. Вахитов Булат Ф.Кәримнең "Ватаным өчен" шигырен яттан сөйләп чараны ямьләндерде.