ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Асфальтта рәсем ясау балалар өчен иң күңелле һәм кызыклы чара булып тора. 24 июль көнне Туктар авыл китапханәчесе һәм клуб мөдире мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Минем җәй” исемле асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырдылар. Балалар акбур белән салават күпере, кояш, күбәләкләр һәм чәчәкләр ясадылар. Һәрберсе үзләренең рәсемнәрендә җәйне тасвирларга тырыштылар. Рәсемнәр һәрберсе үзенчәлекле һәм кызыклы килеп чыкты. Чара ахырында барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

24 июль көнне Юлбат  мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре балаларның һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен киңәйтү һәм хезмәт дөньясы белән кызыксынуны формалаштыру максатыннан "Авыл һөнәрләре кичә, бүген, иртәгә” дип исемләнгә  мәгълүмәти- танып белү  экскурсиясе оештырдылар. Мастерскойда булып, алдынгы механизатор Мәҗитов З.Й. белән әңгәмә кордылар.Ул балаларга  үз һөнәре, нәрсә белән шөгыльләнүе һәм үз эшен ничек дөрес башкарырга кирәклеге турында сөйләде. Балалар  зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр, әңгәмәләр бик җанлы формада узды. Балалар үзләренең фикерләрен һәм киләчәк планнары турында фикер алыштылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

 23 июль көнне Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә бөек рус язучысы А.С. Пушкинга багышланган «Пушкинның серле дөньясы» исемле әдәби вернисаж үткәрделәр.Чара башында балаларга Александр Сергеевичның балачакта нинди булуы, ничек укуы, беренче шигырьләрен нинди телдә язуы турында сөйләдек. Аннан соң биш турдан торган А.С. Пушкин иҗатына багышланган әдәби вернисаж булды. Биремнәр төрле катлаулылыктагы иде:  тасвирлама буенча әкият геройларын тану, укылган өзек буенча әкиятне белү,  "Серле тартма "дагы предметларны тану. Ярыш бик кызыклы узды, һәр бала рус язучысы А.С Пушкин иҗаты турында үз белемнәрен күрсәтте. Чара барышында "Пушкинның серле дөньясы" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Олы Кибәче авыл китапханәсендә  китапка сакчыл караш тәрбияләү максатыннан  “Китапларны  ничек дәваларга?” дип исемләнгән мастер-класс  үткәрелде.  Китапханә китаплар больницасын хәтерләтте, ә китап укучылар шәфкать туташлары ролен уйнадылар. Укучылар белән берлектә  таушалган китапларны  төпләдек. Китап укучылар бу эшне яратып һәм теләп башкардылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Иләбәр авыл китапханәсе ,клуб хезмәткәрләре укучылар белән бергә борынгы тарих  эзләрен үзендә саклаучы  Калатауга экскурсиягә бардылар.Борынгы  Өтернәс  шәһәрлеге урнашкан урында “Мондадыр безнең бабайлар”дигән исем астында тарих сәгате узды.Укучылар Явыз Иван тарафыннан юк ителгән шәһәрлек турында бай мәгълумат тупладылар , кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.

Эскурсия табигать кочагында самавырдан үлән чәе эчү белән тәмамланды.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Сегодня на стенах Большекибячинской сельской библиотеки была организована выставка посвященное к “Году театра”. Зав. библиотекой проводила обзор по выставке. Ребята с радостью раскрасили образы любимых героев - кукол.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

23 июль көнне авыл китапханәсендә бертуган Гримм әкиятләре буенча интерактив-викторина үткәрелде. Балаларны гадәти булмаган бертуган Гримм әкият дөньясы белән таныштыру максаты белән "бертуган Гримм әкиятләре буенча Викторина"исемле презентация тәкъдим ителде.  Презентациянең төп өлешен "Әкиятне бел" һәм "Кем кемгә шулай ди?"тәкъдим ителгән сүзләр һәм цитаталар буенча әсәрне танып белергә кирәк. Тәкъдим ителгән әкиятләр: “Бременские музыканты”, “Красная шапочка”, “Белоснежка и семь гномов”, “Метелица”, “Двенадцать браитьев”, “Волк и семеро козлят”, “Гензель и Гретель”. Чарадан соң балалар кычкырып әкиятләр укыдылар.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

23
июль, 2019 ел
сишәмбе

20 .07.19. Юлбат мәдәният йорты китапханә хезмәткәрләре “Барлык һөнәрләр дә яхшы” дип исемләнгән танып – белү экскурсиясе үткәрде. Чараның макса: төрле һөнәрләр белән таныштыру, алар белән кызыксыну уяту; төрле һөнәрләрне чагыштыру, файдалы якларын ачыклау, хезмәт тәрбиясе бирү.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

20 июль көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре фольклор кичәсе - “Борын – борын заманда...” дип исемләнгән кич утыру чарасы үткәрде.  Чарада телдән – телгә, буыннан–буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән халкыбызның иҗат әсәрләре, энҗе – мәрҗәннәре.  мәкаль-әйтемнәрнең нигезендә яткан уй–фикер, җырлы–биюле уеннар , такмаклар,  әкиятләрнең серле дөньясы турында әңгәмә корылды. Уңган ханымнар үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте.  Борыңгы көмеш бизәнү әйберләренә күзәтү ясалды, әбиләребезнең яулык ябу ысуллары да искә төшерелде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

22 июнь көнне авыл бибилиотекасында Евгений Вельтистов иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны Евгений Вельтистовның "Электроник маҗаралары"әсәре, аның идея-мәгънәләре һәм сәнгать эчтәлеге белән таныштырды,шулай ук нәфис әдәбиятның идеясе һәм образлары бары тик уйлап чыгарылган могҗизалы дөнья авторы тарафыннан төзелә торган "фантастика"дигән әдәбият терминына билгеләмә бирде. Әлеге әсәр балаларның үзләренә әкияти геройлар белән кыскача экият төзү өчен нигез салды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International