ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

13 август көнне район китапханәсендә күренекле якташыбызга багышланган   “Мәңгелек Әлмәндәр!” – драма актёры, ТАССР, РСФСР, СССРның халык артисты. Г.Тукай исем. һәм РСФСРның К.С. Станиславский исем. дәүләт бүләкләре лауреаты  Биктимеров Шәүкәт Хәсән улы  иҗаты белән таныштыру акциясе уздырылды. Көн дәвамында  аның иҗатына багышланган күргәзмәгә күзәтү, викторина  үткәрелде.  Китапханәче Гөлнара Мостафина Г. Тукайның “Театр” шигырен сәнгатьле итеп укыды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Саба төбәге - тарихи районнарның берсе .
Байлар Сабасы авылы 1924 елдан 1930 елга чаклы волость үзәге булып тора. Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының (ВЦИК) шул елның 10 августындагы карары нигезендә, Татарстанда оештырылган утыз өч район исәбендә  безнең район да төзелә. Ул, Мамадыш, Әбде, Теләче, Чүриле волостьларын эченә алып, 114 авылны, 8 пүчинкәне, 79 авыл Советын берләштерә. 
 10 август көнне  районыбызның Байлар Сабаның  туган  көне  уңайдан Олы Нырты авыл китапханәсе  мәдәният йорты белән берлектә  китапханәдә  "Әдәби туган як "  дигән  китап күргәзмәсе  оештырылды , китап укучыларга күзәтү ясалды  һәм балалар  белән"Сабам минем - гүзәл ягым " стенгазета чыгарылды , кич белән әдәби - музыкаль чара уздырылды, дискотека белән тәмамланды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Балаларда китапка кызыксыну уяту ,мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Оет авыл китапханәсе Шыңар авылы "Әллүки" балалар бакчасында "Китаплар иленә сәяхәт"- әдәби сәгать үткәрде.Китапханәче балаларны яңа китаплар белән таныштырды."Дүрт дус"әкияте  кычкырып укылды,"Төлке белән торна "әкияте сәхнәләштерелде

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

9 август көнне Тимершык мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен «Россияда беренче император»дигән темага танып-белү сәгате үткәрелде. Презентация ярдәмендә китапханәче Петр I эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде, Россия үсешендә прогрессив роль, тормыштан кызыклы фактлар күрсәтте. Әңгәмәне хуплап, балалар тарих эшлеклесенең гамәлләренә әхлакый бәя бирделәр һәм аның илдәге үзгәрешләре турында фикер алыштылар. "Император Петр I»видеоролигын карадылар. Дәрес ахырында балалар сорауларга җавап бирделәр, шулай ук әңгәмә үткәрделәр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

Әкиятләрне барлык балалар да ярата: алардагы тылсым һәм маҗаралар мавыктыра, күңелне ача һәм яхшылыкка, гаделлекә өйрәтә. Һәм, әлбәттә инде, җәйге каникуллар вакытында әкиятләрдән башка булмый. 10 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә “Сказочная карусель” дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрделәр, чарада яңа әкиятләр белән таныштылар, иске әкиятләрне искә төшерделәр, бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматләр белделәр. Балалар язучыларының әкиятләрен укыдылар, әлбәттә инде, рус-татар халык әкиятләрен искә төшерделәр, чөнки нәкъ менә алардан баланың матур әдәбият белән танышуы башлана. Балалар шулай ук әкият викторинасында бик теләп катнаштылар һәм әкиятләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр, әкиятләр иле-иң гаҗәеп һәм могҗизалы ил. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Барлык катнашучылар да призлар белән бүләкләнде

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

10 август көнне  Олы Кибәче авыл китапханәсендә  «Бездә яңа әдәбият» дип исемләнгән мәгълүмат көне узды. Китап укучылар китапханәгә килүче  газета-журналлар  белән таныштырылды. Барлык төр матбугатка күзәтү ясалды. Укучылар өчен кызыклы булган берничә  рубриканың биремнәрен дә үтәдек.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

9 август көнне Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә «Әкият дөньясына сәяхәт»дип исемләнгән квест – уен үткәрделәр. Балалар әкият дөньясына сәяхәт иттеләр һәм төрле станцияләрдә тукталдылар.
1 станция "Табышмак буенча әкиятне таны".
Балаларга әкияттән өзек укылды, аларга аның тулы исемен искә төшерергә һәм авторның исемен күрсәтергә кирәк иде.
2 станция - "Раз-два-три – пазлы в сказку собери!..."
Балалар бик тиз арада әлеге мавыктыргыч, якты пазлларны җыйдылар.
3 станция - "Әкият йорты"
Бу әкият йортына әкият геройларының портретлары куелган иде. Балалар геройның исемен, нинди әкияттән икәнен һәм әкиятнең авторын белергә тиешләр иде.
4 «Тылсымлы предметлар» станциясе.

        5 «Әкияти хайваннар " станциясе.
Бу турда иң нәни катнашучылар әкияти хайваннарның костюмнарын киделәр. Ә калган катнашучылар бу хайваннар белән бәйле әкиятләрне искә төшерделәр.
Бу уенда балалар үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында йомгак ясалды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

9
август, 2019 ел
җомга

8 нче авгус көнне Казанче Бигәнәй  авыл китапханәчесе  мәдәният йорты белән берлектә "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүчеләр белән районыбызның истәлекле урыннары буйлап экскурсиядә булдылар.

Музейларда булып экскурсаводларның чыгышларын тыңлап бай мәгълүмат тупладылар.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

     8 августта бөтен дөнья буенча мәчеләр көне билгеләп үтелә. Мәче көнендә кешеләр мәчеләргә үз хөрмәтен һәм мәхәббәт күрсәтә.   Бүген, 8 август көнне, Лесхоз авылы китапханәчесе балалар белән «Мурлыки: мәчеләр турында кызыклы фактлар» дип исемләнгән әңгәмә оештырды. Әңгәмә барышында кунаклар үзләренең өй сөеклеләре, песиләрнең тышкы кыяфәте һәм холкы турында сөйләделәр.  Шулай ук балалар мәчеләр турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Песиләр кеше өчен генә мияулыйлар, егылганда һәрчак дүрт аякка басалар, 15-20 ел яшиләр, песи колагы 180 градуска борыла ала, песиләр бик яхшы ишетәләр. Әңгәмә барышында балалар мәче рәсемнәре ясадылар. Китапханәче тарафыннан китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар ярдәмендә балалар песиләрнең токымнары, мәчеләр турындагы мифлар белән таныша алдылар. Чара ахырында балалар истәлекле бүләкләр, сокландыргыч песиләр төшерелгән блокнотлар алдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

7 август көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында балалар "Төрле төстәге кино дөньясы" дигән уен-викторинага җыелдылар. Дөньяда бернәрсә дә балаларга яраткан мультфильмнарны карау бүләк иткән рәхәтләнү белән тиңләшә алмый. Яхшы мультфильм балаларны дус булырга, иптәшләреңә ярдәм итәргә, зәгыйфьләрне якларга, юмарт һәм киң күңелле булырга өйрәтә. Китапханәче Гөлнәзирә Әүхәдиева чарада катнашучыларны танылган әкиятче Э.Успенскийның биографиясе белән таныштырды. Аның әсәрләре буенча "Простоквашинодан өчәү", "Простоквашинода  каникуллар" һәм "Простоквашинода кыш" дигән мультипликацион фильмнар төшерелде. Әлеге мультфильмнар буенча сәнгать җитәкчесе Айдар Хантимиров балалар өчен "Простоквашинодан сәлам" дигән викторинада балалар үзләренең эрудицияләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр.  Аннан соң балалар ике командага бүленеп уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар.  Мавыктыргыч ярышта алар геройларны тасвирлау, мультфильмнар төшерелгән китапларны атау, канатлы гыйбарәләр булган персонажларны билгеләү кебек биремнәрне үтәделәр. Барлык балалар да булдырдылар!

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International