12нче апрель көнне өстәл теннисы бүлегендә космонавтика көнен билгеләп үттеләр. 22 команда 2 лигада катнашты. 1 лигада Динара Исмаилова һәм Камил Вилданов (Гасыр) дуэты җиңү яулады. Икенче урында Илсаф Латыйпов-Раян Йосыпов (Тибхар), өченче урында Владимир Богданов-Нияз Шаманов. 2 лигада СМЭШ (Петров-Сираҗиев) командасы җиңү яулады. Икенче һәм өченче урында «Гасыр» һәм "Батерфляй" командалары.
2026 елның 11 - 12 апрелендә Казанда Татарстан Республикасының 2026 елгы бадминтон өметләренең 2 туры узды. Ярышларга безнең республикадан 2014 елда туган һәм аннан кечерәк 223 спортчы җыелды, алар алдан Республика зоналары буенча сайлап алу этапларын узды. 2 көн эчендә 784 матч уйналды.
Безнең спорт мәктәбеннән 18 спортчы катнашты.
2 тур призерлары һәм чемпионнары:
2014-2015 еллар:
3 урын-Борһанов Данияр
2 урын-Борһанов Данияр - Пулатов Аяз (Балык Бистәсе)
3 урын-Хәбибуллина Наргиза-Ложеницына Эмилия (Казан)
2016 елгы һәм кече
1 урын - Сафин Зиннәтулла-Хуҗин Илдан
2 урын - Сафин Зиннәтулла
2 урын - Сафин Зиннәтулла-Габделхаева Мәрьям
3 урын-Хуҗин Илдан-Сәлахова Мәрьям (Яр Чаллы).
Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!
11нче апрельдә өстәл теннисы буенча Кукмара районы башлыгы Ачык Кубогының 1нче этабы тәмамланды. Ир-атлар арасында финалда Сабалылар Әлфис Вәлиуллин һәм Илсаф Латыйпов очрашты, Илсаф 3-1 исәбе белән җиңеп пьедесталның 1 баскычына күтәрелде. Хатын-кызлар арасында, барлык көндәшләрне җиңеп, безнең Динара Исмаилова беренче!
Хезмәттәшебез Энҗе Шамил кызы гражданнар оборонасы буенча укуларда булып кайтты
2026 елның 7 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында "Саба-Арена" спорт мәктәбе хезмәткәрләре һәм спортсменнары физик зарядка үткәрделәр. Актив күнегүләр беркемне дә битараф калдырмады: елмаюлы йөзләреннән көннең нәкъ менә нәтиҗәле эш көне һәм үзен яхшы хис итү өчен кирәк икәне күренеп тора иде. Чара актив тормыш рәвеше алып баруның һәм үз сәламәтлегең турында кайгыртуның мөһимлеген искәртеп торды.
5 апрельдә «Саба-Арена» спорт комплексында "Халыкара өстәл теннисы көне" билгеләп үтелде. Ир-атлар арасында ялгыз разрядта Раил Галиәкбәров һәм Алмаз Гарипов пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. Икенче-Илсаф Латыйпов. Камил Вилданов җиңүче булды. Хатын-кызлар разрядында өченче урынны Анастасия Ануфриева һәм Камилә Әхмәтова алды. Икенче урын- Иделия Сафинада.Турнирның җиңүчесе Зилә Хәбибрахманова булды. Җиңүчеләргә һәм призерларга «Саба-Арена» спорт мәктәбеннән тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм татлы призлар бирелде.
2026 нчы елның 4нче апрелендә Саба- Арена спорт мәктәбендә , "Урожай" ДСОның 90 еллыгына багышланган ,Татарстан Республикасы "Сәламәтлек" XXIII авыл Спартакиадасы кысаларында авыл командалары арасында шашка буенча Татарстан Республикасы команда Чемпионаты узды.
Турнир нәтиҗәләре:
1 нче урын: Биектау районы командасы (Минҗанов Ленар, Камалиева Гүзәл)
2 нче урын: Зеленодольск районы командасы (Михаил Пигасов, Светлана Дубровина).
3 нче урын: Балтач районы командасы
(Нәбиев Рифкать, Габделганиева Чулпан)
Призерларны котлыйбыз!
2026 елның 4 апрелендә "Саба-Арена" спорт мәктәбендә Татарстан Республикасы "Сәламәтлек" XXIII авыл Спартакиадасы кысаларында авыл командалары арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Чемпионатта Татарстан Республикасының 11 районыннан 40 спортчы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре:
1нче урын-Мөслим районы;
2нче урын-Әлки районы;
3нче урын-Саба районы.
Ярышларда катнашучыларны котлыйбыз!
26 елның 5 апрелендә «Саба – Арена" спорт мәктәбендә ТР шәхси кубогы - 2026ның 2нче турына сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Саба, Кукмара , Балтач һәм Теләче районнары спортчылары катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпион һәм призер булды:
2011 елда туган һәм өлкәнрәкләр-В төркеме, ирләр:
1 урын - Галимуллин Рәсүл ( Саба районы)
2 урын-Сафин Булат (Теләче районы)
3 урын-Мәүлетов Булат (Саба районы), Гайнетдинов Рәсүл (Теләче районы)
2011 елда туган һәм өлкәнрәк , кызлар:
1 урын-Саруханян Милена ( Теләче районы)
2 урын - Җаббарова Фәридә (Теләче районы)
3 урын - Ибраһимова Руфинә (Саба районы), Мифтахова Зәлия ( Балтач районы)
2012 елда туган һәм кечерәк, малайлар:
1 урын - Идрисов Нияз (Саба районы)
2 урын-Сафин Агләм ( Саба районы)
3 урын - Сафиуллин Рөстәм ( Саба районы), Рәхимов Гадел (Саба районы)
2012 елда туган һәм кечерәк, кызлар:
1 урын - Хәбибуллина Наргизә (Саба районы)
2 урын - Бадгиева Чулпан (Балтач районы)
3 урын-Киляева Сафина (Кукмара районы), Әхтәмова Алия (Кукмара районы)
Чемпионнарны, призерларны, тренерларны котлыйбыз һәм 2026 елның 18-19 апрелендә Казанда узачак республика турында уңышлар телибез.
5 апрель көнне Саба аграр көллиятендә РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә 2016 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында тиз шахмат буенча III республика шәхси-команда турниры узды. Танылган урманчыга бүген 96 яшь тулган булыр иде. Тантаналы чарада Фәннәр академиясе президенты Миңнеханов Рифкать Нургали улы, оныгы Миңнеханов Азат Рәис улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Кәримов Марат Рашит улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарипов Ирек Рамазан улы, Саба муниципаль районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы, Нургали Миңнехановның туганнары һәм якыннары катнашты
Турнирда Татарстан Республикасының 23 районыннан 95 бала катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре:
Иң яшь катнашучы:
Михайлов Аркадий (Түбән Кама ш.)
Иң яшь катнашучы: Гатауллина Камила (Саба районы)
2016 елгы малайлар арасында:
1 урын - Гафиятуллин Булат (Яшел Үзән)
2 урын - Әминов Эмиль (Кукмара районы)
урын-Хәбибуллин Даниэль (Яр Чаллы шәһәре)
2016 елгы кызлар арасында:
1 урын-Нуриева Әминә (Түбән Кама )
2 урын - Алексеева Алина (Казан ш., Вахитов районы)
3 урын-Петрова Кристина (Кукмара районы)
2017 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында :
1 урын - Баһаветдинов Илдар (Яшел Үзән ш.)
2 урын - Җәләлов Данил (Чаллы)
3 урын-Закирҗанов Раяз (Актаныш районы)
2017 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында:
1 урын-Кудасова Евгения (Казан ш. (Вахитов районы))
2 урын - Батталова Алинә (Саба районы)
3 урын-Ягудина Диана (Мамадыш)
Команда нәтиҗәләре:
1 урын - Яшел Үзән шәһәре
(Команда составы: Гафиятуллин Булат, Гришагина Зарина, Зарипова Ралина, Баһаветдинов Илдар)
2 урын- Казан шәһәре (Вахитов районы) (команда составы: Нургалиев Бәхтияр, Алексеева Алинә, Миңнеханов Нургали, Кудасова Евгения)
3 урын-Саба районы (команда составы: Галимуллин Данияр, Әхмәтова Алинә, Вахитов Бәхтияр, Батталова Алинә)