«Балалар иҗат үзәге» нең еллык эш планы нигезендә 2019 елның 28 ноябрендә Саба муниципаль районы «Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү урта гомуми белем интернат-мәктәбе» базасында өстәмә белем бирү өлкәсендә «Педагогның һөнәри камилләшүе-өстәмә белем бирү системасында иҗат итүнең яңа офыклары» темасына район семинары узды.
26 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә “Алтын башмак” район күләм хореография конкурсы булып узды. Әлеге бәйге районда бишенче тапкыр уздырылды. Укучылар “Алтын башмак” конкурсында бик теләп катнашты.
Балалар Иҗат үзәге һәм Саба гимназиясенен "Микс" бию коллективы "Бәхет йолдызы" Республика фестиваль - бәйгесендә катнашып, 3 урынга лаек булды.
Балалар иҗат үзәгендә, берләшмәдә шөгыльләнүче укучылар өчен, якынлашып килүче Әниләр көненә багышланган стенгазета конкурсы булып узды.
Тәрбиячеләрнең методик кулланмалар, күрсәтмә-дидактик һәм интерактив укыту чаралары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсызлык күнекмәләренә өйрәтү буенча материаллар эшләү һәм куллану буенча иң яхшы педагогик тәҗрибәсен ачыклау, гомумиләштерү һәм тарату максатыннан «Куркынычсызлык белеме шкатулкасы» республика смотр-конкурсы үткәрелде.
Безнең Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча системалы рәвештә эшләр алып барыла. Бүген дә бакчабызда “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. һәм Саба районы буенча ИАЗ ОГИБДД ОМВД полиция капитаны Гаянова Г.Ф. катнашында Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү көне билгеләп үтелде.
Кукмара районында удмурт мәдәнияте белән кызыксынучы балалар өчен “Мудорвай” республика конкурсы булып узды.Безнең Иштуган “Березка”балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Шигырь”, «Бию”, “Рәсем” номинацияләрендә катнаштылар. Бу конкурс Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе , ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, удмурт халкы күпләп яши торган районнарда уздырыла.
Тимершык һәм Сәләтле балалар мәктәпләре базасында укучылар арасында КЭС-Баскет ярышы булып узды. Әлеге ярышта үз зоналарында беренче һәм икенче урынны алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынаштылар.Уеннар бик мавыктыргыч булды, командалар ныклы хәзерлек белән килүләрен күрсәттеләр.
15-16 нчы ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә юнармия отрядлары арасында “ГТО” - Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале булып узды.
14-15нче ноябрь көннәрендә Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе базасында тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталык республика конкурсы муниципаль этабының «Сыйныф җитәкчесе» номинациясе үткәрелде.