29.май көнне Ике басу Арташ мәдәният йортында бик күңелле итеп бию түгәрәгенә йөрүче балаларның йомгаклау концертын оештырып үткәреп җибәрдек Концерт бик матур, күңелле булды. Балалар кыска гына вакыт эчен дә гәүдә тотышын, аякларны дөрес куелышын, куллар хәрәкәтен матур ясау өстендә эшләп кенә калмыйча бер сеннән берсе матур, 12 бию куя алдылар. Мин бик горурланам алар белән. Халыкара, Бөтенрәсәй, Республика күләм үткән бәйгеләр дә катнашып Лауреат, Дипломант исемнәренә лаек булдылар. Балаларның уңышларын да ата - аналар нын ярдәме, теләктәшлеге искиткеч зур, һәм ХӨРМӘТ КӘ лаек. Башлаган эшебез дәвамлы булсын иде, алга таба да бергә - бергә эшләү насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз. Барыгызгада исәнлек саулык белән бәхетле гомер насыйп булсын алдагы көннәрегез дә. Күкләребез аяз, доньяларыбыз имин булсын
2025 елның 24 маенда Олы Арташ төп белем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Алда имтиханнар булса да, соңгы кыңгырау — барлык мәктәп бәйрәмнәренең иң дулкынландыргыч, онытылмас бәйрәме. «Соңгы» сүзе бөтен кешедә дә билгеле бер ассоциацияләр тудыра. Бу-аерылышу, сагыш, изге теләкләр. Соңгы кыңгырау-искиткеч мәктәп чоры тәмамлану символы. Һәм бу бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары хәтерендә мәңгегә калырга тиеш.
Ике басу Арташ авыл зираты территориясен җыештыру
Олы Арташ авылы клубында, 22нче май көнне, еллык эшчәнлекләренә йомгак ясап, Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбе укучыларының "Күңелле балачак" дип аталган иҗат отчет концерты булды.
Тамашачы һәр номерны яратып кабул итте, алкышларга күмде.
Ничек матур безнең укучыларыбыз. Күмәк биюләр, күз явын алырлык киемнәр, матур җырлар, шигырьләр...
Бер сүз белән әйткәндә, булдыралар!
Авыл халкын җыеп күңелле ял иттергәнегез өчен барлык оештыручыларга зур рәхмәт.
Балаларыбыз сау -сәламәт булсын, мәктәбебез гөрләп торсын, илләребез тыныч булсын
17 майда Биектау трассасында 2025 елгы эндуро буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының беренче этабы – «Биектау каньоны»узды. Арташ авыл җирлеге егетләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Көмеш КЛАСС: Сәләхиев Рәфис 1 урынны яулады. Класс юниорлар: Агләмҗанов Әмирхан 3 нче урынны алды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
17 май көнне Олы Арташ авыл клубында «Гаилә - тормыш чыганагы» Халыкара гаилә көненә багышланган җылы һәм күңелле бәйрәм концерты булып узды. Бу мөһим вакыйга безнең авылда яшәүчеләрне генә түгел, күрше авылларда яшәүчеләрне дә җыйды, алар бу көннең шатлыгын уртаклашырга килделәр.
Концертны җылы сәламләү сүзләре белән ачып җибәрделәр, аннан соң сәхнәдә Килдебәк мәдәният йорты мөдире, Олы Кибәч авыл мәдәният йорты мөдире һәм клуб формированиесе яшьләре чыгыш ясады. Аларның чыгышлары якты һәм эмоциональ булды, алар тамашачыларга бик күп уңай хис-кичерешләр китерде. Бүгенге концерт-якыннарыңа яхшы сүзләр әйтү өчен сәбәп кенә түгел, ә җәмгыятьнең нигезе буларак гаиләнең әһәмиятен кабат ассызыклау мөмкинлеге дә ул.
Ике басу Арташ мәдәният йортының "Хәзинә" хореография коллективы Мари - Эль республикасының Йошкар - Ола шәһәренең Республика татар мәдәнияте үзәгендә узган "Шома бас" Vlll Халыкара фестиваль - конкурсында катнашты. 18 коллектив арасында lll дәрәҗәле лауреат һәм фестиваль Кубогына лаек булды.
Елдан - ел авыл халкы авыл хуҗалыгында хезмәт куйды, үсемлекчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тырышып, көчләрен авыл хуҗалыгын үстерүгә салды. Яз җитү белән игенчеләрнең басуларга чәчү эшләре башлана. Борынгы заманнарда крестьяннар сакал бәйрәмен билгеләп үткәннәр. Бу-татар халкының язгы кыр эшләре башлануны символлаштырган йолаларының берсе. 12 май көнне "Фирүзә» Ике басу Арташ мәдәният йортының агитбригадасы, авыл китапханәсе белән берлектә, сабан бодае чәчү планлаштырылган басу янындагы болында "Беренче буразна"йола бәйрәме үткәрде. Бәйрәмдә "НЫРТЫ" АХП ҖЧҖнең баш агрономы Мөхәрләмов Инсаф Илсур улы, Ике басу Арташ авылы имам - хатыйбы Кәримов Сәлимҗан Рәхимҗан улы, механизаторлар, хезмәт ветераны катнашты. Сәламләү сүзе белән ДТ - 75 чылбырлы тракторында 40 ел стажы булган ветеран механизатор Шакиров Рәҗәп Сабир улы чыгыш ясады, ул чәчү һәм урып-җыюның һәр сезонында бу кырларны чәчкән, сөргән.
Арташ авыл җирлеге Җиңү көненә багышланган парадта катнашты.
7 май көнне Язлы Арташ авыл клубында, Олы Нырты мәдәният йорты , китапханә, шулай ук Чабья - Чурчи авыл клублары белән берлектә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган « Жину язы» исемле матур бәйрәм концерты булып узды . Концерт "Без хәтерлибез - без горурланабыз" хәрби - патриотик агитбригада белән ачылды. Һәр көй бабаларыбызның батырлыгын, җиңүгә ышанычларын искә төшерде, тирән эчтәлекле җырлар җырланды, күңелгә үтеп керерлек бию номерлары башкарылды, Ватан турында шигырьләр генә укып калмады, бәлки тулы бер музыкаль - әдәби композицияләр дә күрсәттеләр. Һәр чыгыш Ватаныбызны саклаучылар истәлегенә зур хөрмәт һәм ярату белән әзерләнде.Тамашачылар үз хисләрен тыя алмады, күз яшьләре белән җырлап җибәрде һәм һәр чыгышны алкышлады. Финал чыгышы « Җиңү көне» җыры булды . Бәйрәм концерты хис-кичерешләр өермәсе уятты һәм һәр катнашучының йөрәгендә тирән тәэсир калдырды.