7 июньдә Арташ авыл җирлегендә милли татар бәйрәме Сабантуй узды. Арташ халкы һәм килгән кунаклар төрле милли һәм спорт ярышларында көч сынаштылар. Әхмәдуллин Рифат Сабантуйның абсолют батыры булды.
1 июньнән Олы Арташ башлангыч мәктәбендә "Кояшкай" лагеры үз әшен башлап җибәрде. Лагерьнын һәр көне кызыклы чаралар, экскурсиялар, очрашулар белән алып барыла. Балаларга күңелле яллар теләп калабыз!
1 нче июнь, балачакның иң матур бәйрәме - Балаларны яклау көне. Шул уңайдан Ике басу Арташ «Күбәләк» балалар бакчасы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен Сабантуй бәйрәме уздырылды. Балалар татар халкының милли бәйрәм уеннарында бик актив катнаштылар. Балаларга күңееле яллар, якты, матур киләчәк телибез.
27 нче майда Олы Арташ авылында Корбан бәйрәменә багышланган «Гает коймагы» дигән чара узды. Бәйрәмне хәзрәт Илдар Ралиф улы ачты. Балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды.
2026 елның 26 маенда Олы Арташ башлангыч гомумбелем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Соңгы кыңгырау — барлык мәктәп бәйрәмнәренең иң дулкынландыргыч, онытылмас бәйрәме. «Соңгы» сүзе бөтен кешедә дә билгеле бер ассоциацияләр тудыра. Бу-аерылышу, сагыш, изге теләкләр. Соңгы кыңгырау-искиткеч мәктәп чоры тәмамлану символы. Һәм бу бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары хәтерендә мәңгегә калырга тиеш.
Бүген Арча район мәдәният йортында республика җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмә узды - җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
16 май көнне Олы Арташ авылында 2012 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Р. М. Фәләхов истәлегенә, Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстан Республикасының хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган көрәш буенча ачык турниры үткәрелде.
15 нче майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә көне - һәр кешегә мөнәсәбәте булган иң якты бәйрәмнәрнең берсе. 14 майда Олы Арташ авыл клубы Ике Басу Арташ авыл китапханәсе белән берлектә Олы Арташ урта мәктәбе укучылары өчен "Барысы да гаиләдән башлана" исеме астында мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара китап күргәзмәсе белән танышу белән башланды. Күргәзмәдә балалар һәм яшүсмерләрне гаилә тәрбиясе буенча китаплар, гаилә тәрбиясе өлкәсендә практик психология буенча ата-аналар һәм өлкәннэр өчен әсбаплар җыентыклары тәкъдим ителде. Балалар үзләренең гаиләсе, гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Чарада катнашучилар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкаллэрне искә төшерделэр, викторина сорауларына җавап бирделэр
Арташ авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен, ветераннарны район башлыгы Минниханов Р.Н. исеменнән котлау оештырылды. Инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Рәхмәтуллин Вильнур Нәгыймулла улы. һәм җирлек башлыгы котлау открыткаларын, бүләкләр тапшырдылар.
8 май көнне Олы Арташ авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган Җиңү көне хөрмәтенә митинг узды. Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм педагоглары, балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлеге хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Митинг Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр салу һәм агач утырту белән тәмамланды.