16апрель көнне мәдәният йорты хезмәткәрләр,китапханәче “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә “Үз- үзеңә массаж” исеме астында түгәрәк өстәл үткәрделәр.
Калатау авылында яшәүче Фәттәхов Зиннур Борхан улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиев Россия Президенты котлавын тапшырды.
Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәре белән берлектә “Космонавт – кыюлар һөнәре”дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шушы уңайдан Юлбат авыл китапханәчесе авыл фельдшеры белән берлектә “Сәламәтлекне сатып алып булмый” темасына әңгәмә үткәрделәр.
Юлбат мәдәният йортында китапханә белән берлектә кошлар көненә багышланган “Исәнмесез кошкайлар” – танып- белү сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты балаларны кошлар белән якыннанрак таныштыру, кошларның безгә кирәклеген аңлату, кошлар турында китаплар белән таныштыру. Укучыларга кошлар турында, аларның кеше тормышында зур роль уйнауларын сөйләнде. Балалар кошлар турында викторинаның сорауларына бердәм җавап бирделәр,табышмаклар чиштеләр. “Кошлар” китабын карап, кызыклы җирләрен кычкырып укыдылар.Соңыннан “Канатлы дусларыбыз”дип исемләп рәсем бәйгесе үткәрелде. «Кошлар безнең канатлы дусларыбыз»- китап күргәзмәсе куелды.
Юлбат мәдәният йортында китапханә белән берлектә ,язгы каникул көннәрендә балаларның ялын кызыклы һәм файдалы үткәрү максатыннан, “Укы,уйла эзләп тап,йөз сорауга йөз җавап”-дип исемләнгән төрле өстәл уеннары оештырылды. Өстәл уеннары уйнап, башларны эшләтәбез,дуслыкны ныгытабыз. Бергә уйнау балаларда татулык,бер- береңә ярдәмләшү,матур итеп аралаша белү күнекмәләрен үстерә.
2021 елның 21 март көнендә Юлбат мәдәният йорты территориясендә кыш озату - "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән тамаша күрсәтелде, Юлбат авыл җирлеге, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиясе оешмалары, Юлбат төп мәктәбе белән берлектә урамда пешерелгән ботка һәм коймаклар белән өстәлләр әзерләделәр. Юлбат халкы автив рәвештә уеннарда катнашты һәм күңелле итеп ял итте.
20 март көнне Юлбат мәдәният йорты , китапханә,Йосыф-Алан клуб хезмәткәрләре Йосыф -алан авылы клубында якташ шагыйрәбез, өч китап авторы Илмира Гимаева белән “Дусларым- шигырьләрем” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрде. Һәр китабына аерым тукталып,тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар алып, шигырь укып,җырлап үтте шигырь кичәсе. Бик җылы,тәрбияви очрашу булды.
19 март көнне Юлбат авыл китапханәсе клуб белән берлектә балаларны әүвәл заманнарда уздырыла торган бәйрәмнәр белән таныштырды.Ул чорларда да заманына күрә үз бәйрәмнәре,күңел ачулары булган.Шуларның берсе-Нәүрүз бәйрәме.Балаларга шушы бәйрәм турында ,нинди тәртиптә уздырылуы турында сөйләп үтелде.Соңыннан балалар белән, авылда үтәчәк Нәүрүз бәйрәмендә “Карга боткасы” пешерү өчен, өйдән-өйгә йөреп дәрә җыйдык. Балалар халыкны бәйрәмгә чакырдылар.