Көз-рәссам кебек табигатьне якты төсләргә бизәп торучы елның матур һәм күркәм чоры. 31 октябрь көнне Юлбат авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Җир буйлап көз атлый» дип исемләнгән конкурс-уен чарасын оештырдылар.
2 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар белән «Мы разные, но мы вместе» дигән стенгазета чыгардылар, күпмилләтле илебезне күрсәттеләр, һәрбер халыкның үз традицияләре бар һәм безгә бер планетада яхшы, без тыныч һәм тату яшибез. «2021 ел - туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы» күргәзмәсенә «Хыял» мәктәп яны лагере укучылары да актив кушылдылар. Алар башка милләтләрнең көнкүреш һәм кием-салым үзенчәлекләре турында белделәр.
2 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йортында «Хыял» мәктәп яны лагере балалары, Юлбат мәктәбе укучылары кунакта булдылар. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар өчен - «Балалар журналлары иле буйлап сәяхәт» исемле мавыктыргыч библиографик күзәтү үткәрделәр.
29 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Туган еллар һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Юлбат төп мәктәбе 7 сыйныф укучылары белән «Газиз туган җирем» дип аталган танып-белү сәгате үткәрделәр.
19 октябрьдә Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, "Kaз өмәсе" Бөтенроссия фестиваль конкурсында катнашу өчен видео төшерделәр.
20 октябрь Тенеки авыл клубында Юлбат авыл мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә "Әйтмим мин кабат, бик шәп бу кабак!" чарасы узды.
21 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре «Ах, картошка, объеденье!» уен-конкурс программасы оештырдылар.
16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк-кешенең тормыш, сәламәтлек һәм иминлек символы. Ул башка продуктлар арасында аерылып тора, өстәл башына куела, туендыручы булып санала. Тенеки авыл клубында 16 октябрьдә узган чара «Икмәк - табын кояшы» бәйрәме нәкъ менә шул темага багышланган иде. Чарада икмәк, кеше тормышында әһәмияте, икмәккә сакчыл караш турында сүз барды.
16 октябрь - Бөтендөнья Икмәк көне уңаеннан Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Икмәк — бөтен нәрсәгә баш» - дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.
Юлбат авыл җирлегендә бюджет учреждениеләре «Урманны саклыйк – 2021» табигатьне саклау акциясе кысаларында агач утыртуда катнашты.