Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды белән бергә Дөньякүләм проект - әдәби марафон эшләп килә. Бу проектның максаты: татарча китаплар, әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру. Проект кысаларында 21 көн татарча әдәби әсәр укырга һәм укылган әдәби әсәрләр, өзекне үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, медиафайллар өстәп, контакт челтәренә урнаштырырга кирәк. Әлеге әдәби марафонда Юлбат авыл китапханәсенең китап укучылары да актив катнашып киләләр. 7 февраль көнне Юлбат авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Китап – якты нур”дип исемләнгән бик мавыктыргыч, эшлекле очрашу –әдәби сәгать үткәрдек. Марафонда катнашучылар укыган китаплары, шушы китапларның авторлары турында фикер алыштылар. Үзләренә ошаган китапларны бер-берсенә тәкъдим иттеләр, укыган китаплардан иң кызык дип тапкан өлешләрен кычкырып укыдылар.