19 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләр белән «Терроризмга һәм экстремизмга –юк дип әйтик!» дип исемләнгән кисәтү кичәсе үткәрделәр. Катнашучылар белән терроризм һәм экстремизм кебек куркыныч күренешләр турында фикер алыштылар. Яшьләр көтелмәгән хәлләр килеп туганда саклану, үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен әйбәт белергә тиешләр. Безгә хәвефсезлек чараларын тагын да камилләштерергә кирәк. Әледән-әле кабатланып торган хәвефле очраклардан һәркайсыбызга сабак аласы иде, чөнки бу очракта сүз барыбызның да иминлеге хакында бара.
4 март көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Тенеки авыл клубы белән берлектә, әбиләребезнең әзерләгән татар халык ашларының үзенчәлеген өйрәнеп, көндәлек табыныбызны милли ризыклар белән баету максатыннан, «Ак калфак» клубы әгъзалары белән «Тәмле табын серләре» дигән түгәрәк өстәл артында халык ашлары серләре белән уртаклаштылар. Төрле конкурслар үткәрелде, алар концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара чәй өстәле артында тәмамланды. «Тәмле табын серләре» - китап күргәзмәсе, «Минем пешерү серләрем» - тематик күргәзмә оештырылды.
25 февраль көнне Юлбат мәдәният йортында "Татавтодор" АҖ хезмәткәрләре "Җырлыйк әле" шоу-проекты кысаларында, искиткеч концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Турлар арасындагы тәнәфесләрдә җырладылар, биеделәр, шаярдылар.
21 февраль Халыкара туган тел көне. 19 февраль көнне Юлбат мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә “Горур телем” дигән фольклор сәгать үткәрелде. Чарада алып баручылар катнашучыларга туган тел, аның байлыгы һәм кабатланмас булуы, туган ягыбызның ничек кадерле булуы һәм ничек яшәүе, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар, халык йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. «Мәкальне төгәллә» дигән уен-викторина кызыклы булды. Чара азагында балалар «Әдәби Алан» проекты өстендә эшләделәр. «Горур безнең тел» - китап күргәзмәсе, «Халкымның күңел җәүһәрләре» - тематик күргәзмәсе оештырылды.
22 февраль көнне, безнең катнашучыларны армия тормышы шартлары белән якыннанрак таныштыру максатыннан, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Армия чемоданы» дип исемләнгән очрашу-уен үткәрделәр. Тенеки авыл клубы мөдире жюри әгъзасы булды. Уен шартларын үтәү чара башланганчы ук башланды: командалар «Армия чемоданын» җыю өчен: фотографияләр, көнкүреш, ял предметлары һәм үз туганнарының вакытлы яки профессиональ хезмәт үтү өчен барлык кирәк-яраклар салырга тиеш иде. Бу өй эше биреме иде, ә иң кызыгын катнашучылар очрашу барышында күрсәттеләр. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
11 февраль көнне Юлбат авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды.
5 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Кошларга ярдәм итик» исемле экологик челленджга кушылдылар. Ел саен үткәрелә торган акция кошларны кышлату мәсьәләләренә җәлеп итүгә исәпләнгән. Узган чара кысаларында мөдирләр катнашучыларга бездә кышлаучы кошлар турында сөйләделәр. Моннан тыш, акциядә катнашучылар викторинада һәм кошлар өчен җимлекләр ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Кул астындагы материаллардан төрле җимлекләр ясауда бик теләп катнаштылар. Соңыннан алар барысы да мәдәният йорты территориясендә эленде, ә балалар көн саен төрле ризыклар (орлыклар, икмәк, ашлык) белән тулыландырырга сүз бирделәр. Китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү үткәрелде.
Студентлар бәйрәме уңаеннан, 28 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре студентлар өчен «Татьяна көне» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр. Алып баручылар катнашучыларны бәйрәмнең тарихы һәм аның традицияләре белән таныштырдылар. Катнашучылар конкурс-уен программасына җәлеп ителде. Студентлар тормышы турында викторина сорауларына җавап бирделәр һәм хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Чара дискотека белән тәмамланды.
26 гыйнварда, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "900 көн Батырлык" стенгазетасын чыгардылар. Ленинградта яшәүчеләрнең һәм саклаучыларның батырлыгы һәм тормышы безнең стена газетасында сирәк фотоларда чагыла .... Таня Савичеваның көндәлеге Ленинград блокадасының коточкыч дәлиле. Анда сүзләр бик аз, ләкин аларның һәрберсе җанга үтеп керә. Заманча балалар блокада көннәренең никадәр авыр һәм ачлыкта үтүен аңлар өчен, стена газетасында ул елларда карточка белән бирелгән икмәк кисәгенең фотосы, шулай ук икмәк чыгару нормалары, составы күрсәтелгән.
13 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен искечә Яңа ел бәйрәменә багышланган "Яңа ел каруселе" дип исемләнгән Чыршы бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмгә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар килде. Балалар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар.