30 март көнне Тенеки авыл клубында Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханә белән берлектә «Дусларым-шигырьләрем» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Әлеге чараның кунагы-якташыбыз шагыйрә Илмира Гыймаева иде. Күчмә китапханә җитәкчесе Нәсфия Хәмитова шагыйрәнең иҗаты белән таныштырды. Кичәдә тамашачылар белән берлектә шагыйрәнең китапларыннан шигырьләре укылды, җырлары җырланды. Шагыйрә тамашачыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
24 март көнне Юлбат мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре, авыл җирлеге белән берлектә Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Бәйрәм күңелле уеннар, концерт номерлары белән үрелеп барды, шахмат, шашка ярышлары оештырылды. Юлбат авылы халкы актив рәвештә уеннарда катнашты һәм куңелле итеп ял итте.
14 март көнне Йосыф-Алан авыл клубында "Татар халык ашлары, бик тәмле һәм файдалы" дигән чара үтте. Татар халкының милли ризыкларына нигезләнеп төзелгән "Башваткыч" уены уйналды.
5 март көнне Юлбат балалар бакчасында гаилә бәйрәме булып узды. Балалар әти-әниләрне матур җырлар, биюләр белән сөендерде. Әти-әниләр дә калышмады, күңелле уеннарда катнашып, җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр.
8 март көнне Юлбат мәдәният йортында Рәхимулла оныкларының “Шушы яктан, шушы туфрактан без! ”дип исемләнгән зур бәйрәм концерты узды.
8 март көнне Йосыф-Алан авыл клубында "Аулак өйдә кунакта"дигән чара үтте.
9 март көнне Тенеки авыл клубында 8 март “Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Ана назы җирдә мәңгелек” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып үтте.
2 март көнне Юлбат мәдәният йортында Тенеки авыл клубы каршында эшләп килүче “Адым” клуб берләшмәсе белән берлектә Гөлшат Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай" дип исемләнгән комедиясен тәкъдим итте. 3 нче март көнне Пүкәл авыл клубында Юлбат мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Мирас" клуб берләшмәсе мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмэткәрләре белән берлектә Рәмзия Хөсәенова пьесасы буенча эшләнгән 'Табылдык" спектаклен сәхнәгә куйды.
Тенеки авыл клубында Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Әфганстан темасына әңгәмә оештырылды.Китапханәче Хәмитова Н.А.Саба узәкләштерелгән китапханә системасында үткәрелгән “Җиңүгә һәм хәтергә 30 ел” конкурсында актив катнашкан укучы Вәлиева Зәринәгә грамота тапшырды.Әлеге кичә музыкаль номерлар һәм кул эшләре түгәрәге белән үрелеп барды.
7 февраль көнне Юлбат авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре борыңгыдан килгән кич утыру йоласын күрсәттеләр. Авылыбызның уңган хатын-кызлары кич утырырга кул эшләре белән килгәннәр иде. Кич утыруда йолалар, яшьлектә җырланган җырлар, матур уеннар искә төшерелде. Хөрмәткә лаеклы өлкәнебез Халикова Мәрзия апа хәтирәләр белән уртаклашты. Чара табышмаклар, такмаклар әйтү белән үрелеп барды. Чараның төп максаты - йолаларны, гореф-гадәтләрне киләчәк буынга җиткерү. Чарада кунаклар - Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы, методист Шакирҗанова Илсөяр Илдус кызы, библиограф Шамилова Альбина Ринат кызы да катнашты.
2 февраль көнне Юлбат авыл мәдәният йортында, мәдәният йорты, китапханә, мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мирас” клуб берләшмәсе белән берлектә Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" дип исемләнгән моңсу комедиясе сәхнәләштерелде. Авыл халкы үзешчәннәрнең уенын бик җылы кабул итте, уйланып та, көлеп тә кинәнде тамашачы.
27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган Ленинград блокадасы өзелгәнгә 75 ел тулды. Юлбат мәдәният йортында китапханә белән берлектә, Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан, “Ленинград оборонасы һәм блокадасы - Каһарманлык символы” китап күргәзмәсе куелды. “900 көн Батырлык” дип исемләнгән Хәтер сәгате үткәрелде. Өлкән китап укучы Галиев Наил Тимергалиевич документаль фактларга таянып бу көннәр турында сөйләде. Китапханәче “Ленинград оборонасы һәм блокадасы - Каһарманлык символы” күргәзмәсенә күзәтү ясады. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк!