Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Бу әйбер тормышны саклап кала ала. Юлбат авылы мәдәният йортында хатын-кызлар хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәре әзерләү белән шөгыльләнәләр. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.
Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Бу әйбер тормышны саклап кала ала. Юлбат авылы мәдәният йортында хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәр үрү өчен станок ясалды. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.
Көчле кар яву һәм бураннардан соң, Юлбат авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны кардан чистарту оештырылды. ҖЧ “Юлбат” авыл хуҗалыгы җәмгыяте механизаторы Рахимуллин Рафил К-742 тракторы белән урамнарны кардан чистартты.
2 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, Юлбат авыл китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, "Көчле рухлылар» дигән танып белү сәгате уздырды. Чара Н.Островскийның "Корыч ничек чыныкты?", Ф.Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала", Р.Нәбиевның "Бөртекләп җыелган гомер" китапларыннан китап күргәзмәсен карап чыгудан башланды. Шулай ук К.Шәфикова, Г.Сәгыйров, Р.Шәрипов һәм З.Шахбанның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр.
2 декабрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре инвалидлар көненә багышланган «Көчле рухлылар» дип исемләнгән стена газетасы чыгардылар.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында, 1 декабрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «СПИДсыз киләчәк» дип аталган мәгълүмати-белем бирү акциясе үткәрделәр. Укучылар СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы барлыкка килү тарихы һәм профилактика чаралары турында белешмә белән таныштылар.
“Хәят” коммерцияле булмаган оешмасы үткәргән “Мәхәббәт аша тәрбия. Бишек җыры.” бәйгесендә катнашып Юлбат “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячеләре Амирова Г.Р., Рахимуллина Р.Х., Каримова Г.Ф. “Моңлы бишек җыры” номинациясендә җиңү яуладылар.
25 ноябрьдә әниләр көне уңаеннан Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре "Әниләрнең ял көннәре бармы?" дип аталган викторина - уен программасы үткәрделәр.
Юлбат "Ромашка” балалар бакчасында “Йөрәк җылым сиңа, Әнием!” исеме астында концерт булып узды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, әниләре һәм әбиләре турында җырладылар, матур биюләр биеделәр.
24 ноябрьдә Юлбат мәдәният йортында «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабының зона туры узды. Лесхоз һәм Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәпләре, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе командалары катнашты. Һәр команда үз осталыгын югары дәрәҗәдә күрсәтте.