Җаваплылыгы чикләнгән "Юлбат" авыл хуҗалыгы җәмгыятендә силоска кукуруз хәзерләү бара

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Хуҗалыкта бу сусыл азык терлекләр рационында иң зур өлеш алып тора. Кукурузны кырлардан  механизатор Мәҗитов Зөфәр ура. Массаны ташуга   дүрт берәмлек техника куелган. Шоферлар: Фатихов Расих, Фархуллин Илфар, Мансуров Фаил, Сәхәбиев Илнур. Силос массасы трамбовкасында   Т-75 и МТЗ-122 тракторы җәлеп ителгән, аларда тәҗрибәле механизаторлар: Әглиев Илдус һәм Нуретдинов Фәнил эшли. Бөтен процессны  агроном Хисамиев Фидәил  җитәкли. Силос салганда яшел массаны  траншеяга тигезләп һәм  тыгызлап  таптап урнаштырып баруга зур игътибар бирелә, чөнки терлек азыгының сыйфаты да шуңа бәйле. Әлеге участокта эшләрнең сыйфатын баш зоотехник Хаҗиева Энҗе контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International