Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә үзенчәлекле дата - террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1 сентябреннән 3 сентябренә кадәр Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне ачынып искә ала.
СВО гамәл зонасындагы солдатлар өчен гуманитар ярдәм бик зур әһәмияткә ия.
Элеккеге асфальт юлларны ремотлау буенча региональ программа нигезендә авылларыбыз юлларын төзекләндерү эшләре дәвам итә.
2025 елның 9 сентябрендә Эзмә мәктәбе гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышка Саба муниципаль районы прокуроры урынбасары чакырылган иде - Хафизов Камил Илдус улы. Ул "Финанс мошенниклыгына, шулай ук мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы тору" темасына чыгыш ясады. Мәктәп директоры яңа уку елына максатлар һәм планнар турында сөйләде
Баланы төрле ситуацияләрдә бәхетсезлек очракларыннан саклау өчен, аны үз-үзен куркынычсыз тотарга өйрәтергә кирәк. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда куркынычсызлыкны тәэмин итү, тормышны һәм сәламәтлекне саклау максатында Олыяз “Чәчкә” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән юл хәрәкәте иминлеге һәм янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр үткәрелде.
05 сентябрь көнне Эзмә авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды.
Белем бәйрәме исә балаларны кабат мәктәпкә җыйды. Бүген Эзмә мәктәбендә укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, Белем иленә сәяхәтнең тагын бер сукмагына аяк бастылар
Иләбәр авылында инеш аша күпер төзелеп бетте. Ул үзара салым акчасы хисабына эшләнде. Эшне «Саба ПМК «Мелиорация» се башкарды.
27 август көнне Иләбәр авыл клубында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында "Яхшы кәеф дулкынында" концерты булды