Һөнәри юнәлеш буенча очрашу

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Эзмә урта мәктәбенең 3а сыйныфында Саба районы участковые Гатин Марат Мөрсәлим улы белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу узды. Марат Мөрсәлим улы укучыларга участок полиция хезмәткәре һөнәре турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук аларга юлларда, мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын искә төшерде. Очрашу кызыклы һәм файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International