Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера, гадәти булмаган гореф-гадәтләр һәм кызыклы йолалар белән уратып алынган. Нәүрүз - табигатьнең, кешенең, аның күңеленең һәм йөрәгенең яңаруын, ә киң мәгънәдә – яңа тормыш башлануын аңлата.
"11" март көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында "Саф чишмә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең "Гаилә - бәхет учагы" дип исемләнгән "Гаилә бәйрәме" булып узды. Бәйрәм программасында музыкаль номерлар белән балалар да, ата-аналар да чыгыш ясады. Аннары гаиләләр арасында ярышлар башланды. Кызыклы һәм актив конкурсларда балалар һәм өлкәннәр дәрт һәм энергия дөньясына чумдылар. Чара ахырында ата-аналар һәм балаларның туганнары бәйрәм чарасын оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.
Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында, 8 март - Халыкара хатын кызлар көненә багышланган "Җыр пеш" музыкаль батл - шоу уздырылды. Әлеге 2 өлештән торган тамашада яшьләребез һәм өлкән буын җырчыларыбыз катнашты. Алар 3 турда ярышып бик матур чыгыш ясадылар. Бәйрәм үзешчәннәребезнең матур җырлары белән үрелеп барды.
Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында "Уйлап - бел!" дип исемләнгән интерактив уен үткәрелде. Әйтергә кирәк, интерактив уен сораулары, шулай ук, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына да багышланган иде. Уенда катнашучылар үзләренең интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. "Уйлап - бел!" интерактив уены кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Нәтиҗәләр буенча уен ахырында җиңүче команда билгеләнде. Соңыннан уенда катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм призлар белән бүләкләнде. Бәйрәм чарасы бер сулышта узды, тамашачылар уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралды.
Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе “Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша:туган телдә халык әкиятләрен укыйбыз” исемле Бөтенроссия акциясендә катнашып Иләбәр авылы “Умырзая” балалар бакчасында “Әкиятле балачак” дигән исем астында әкият сәгате уздырды. Балаларга татар телендә татар һәм дөнья халыклары әкиятләре укылды. Балалар соңыннан сорауларга җаваплар бирделәр. Әкиятләрдән өзекләр сүрәтләнгән рәсемнәрне җиренә җиткереп буядылар.
«3» март көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында «КВН – 2021» уены үткәрелде. 4 мәктәптән килгән командалар бирелгән сорауларга җаваплар бирүдә, төрле темаларга импровизацияләр ясауда, сәхнәдә алдан әзерләнгән театраль тамашалар куюда көч сынаштылар.
Эзмә авыл җирлегенең Өтернәс авыл клубында «Җыр - моң безне яшәтә» дип исемләнгән музыкаль - күңел ачу уены узды. Җырларга һәм күңел ачырга барысы да яраталар, чөнки музыка – кешенең уңай эмоцияләре чыганагы. Чарада катнашучылар барлык яңгыраган көйләрне таныдылар һәм яраткан җырларын җырладылар. Кунакларның күңелләре күтәренке, кәефләре яхшы һәм йөзләрендә елмаю иде. Кичә чәй табыны һәм биюләр белән тәмамланды.
Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, «Сугыш еллары җырлары» дип исемләнгән мәктәп укучылары концерты үткәрелде. Патриотизм хисләре үз тамырларыңа, кече ватаныңа мәхәббәт белән аерылгысыз бәйләнгән. Мәктәп укучылары үз чыгышларында туганлык һәм бердәмлеккә карата үз карашларын, тыныч илдә яшәү теләген белдерделәр.
«Театр яктылыкка, нурга илтә!» фестивале кысаларында Татар Икшермәсе авылы клубы сәхнәсендә Эзмә авыл җирлеге үзешчәннәре башкаруында Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малае» спектакле күрсәтелде.
«27» нче февраль көнне Эзмә авыл җирлегендә Кышкы спартакиада уеннары үткәрелде. Спорт бәйрәмен Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов ачып жибәрде. Чаңгы ярышлары тәмамланганнан соң, бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе М.Р. Ишниязов катнашты.Иганәчеләр- Эзмә авыл җирлеге, «Игенче» ҖЧҖ, Әхмәтов Р.Г. КФХ, «Сабинская ПМК Мелиорация» ҖЧҖ, «Сабагро» ҖЧҖ, «Сабылен» ҖЧҖ, ШЭ Мәүлитов А.Х., ШЭ Зарипов А.М., ШЭ Әхмәтов В.Г., ШЭ Габдрахманова Ч.И. Ярышлар программасына волейбол ярышы, итекле футбол, аркан тартышу, чаңгы ярышы, тау чаңгысы ярышы, хоккей уены кергән иде. Уеннарда 300 якын спортчы катнашты. Барлык килгән катнашучыларны һәм кунакларны кайнар пылау, коймак, чәй тәм-томнары белән «Игенче» ҖЧҖ, Әхмәтов Р.Г. КФХ, «Сабинская ПМК Мелиорация» ҖЧҖ, «Лен» ҖЧҖ оешмалары бушка сыйлады.