Без – балачак иленнән

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

1 июньдә - Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бала - безнең киләчәгебез, милләтебез горурлыгы. Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре тарафыннан  бәйрәм  көне уңаеннан  чара уздырылды. «Без – балачак иленнән» дигән  темага асфальтка рәсем ясау конкурсы үтте, хәрәкәтле уеннар сәгатендә дә укучылар актив катнаштылар. Барлык балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International