Эзмә авыл җирлегендә балалар Сабантуе

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

«20» июнь көнне Эзмә авыл җирлегенен Олыяз авылы янындагы мәйдан балаларны Сабантуй бәйрәменә җыйды. Тантаналы ачылыштан соң уеннар башланды. Ә сәхнәгә бер-бер артлы балалар күтәрелде, алар җырлар һәм биюләр башкардылар, татар телендә шигырьләр укыдылар. Төп ярышларның берсе Коръән сүрәләрен уку булды. Шунда ук сәхнәдә җиңүчеләр билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмгә килгән балалар әйтеп бетергесез шатлык алдылар, чөнки алар өчен уен аттракционнары эшләде, яраткан тәм-томнар, уенчыклар сатып алырга мөмкин иде. Сабантуй бәйрәме татар биюе белән тәмамланды. Бик шәп, кызык, күңелле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International