ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олыяз " Чәчкә" балалар бакчасында "Сабантуй - күңелле бәйрәм" дигән бәйрәм чарасы булып узды, анда өлкәннәр һәм балалар катнашты. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

13
август, 2024 ел
сишәмбе

      ҖЧ " Игенче" җәмгыяте биләмәләрен матурлау , чәчәкләр утырту эшенә быел да зур җаваплылык белән керештек. Бөтен фантазияне  эшкә җигеп, хыялланып , матурлык тудырырга тырыштык.  Чәчәкләр, төрле эшләнмәләр , безнең җәмгыятьнең биләмәләрен матурлап кына калмый, ә анда эшләүче хезмәткәрләргә дә күңелле атмосфера тудыра.Алай гына да түгел , һәрбер үткән кеше шушы матурлыкка сокланып китә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Турнирга чакырабыз

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Олыяз авылында Илнур һәм Рузилә Әхмәтовлар капка төпләрен чәчәккә күмделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

10 июль көнне Эзмә, Кызыл Мишә, Өтернәс, Иләбәр авыл мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре, Шекше, Сәрдә авыл мәдәният йортлары белән берлектә, Тимершык авылы балалары өчен «Калатау серләре» дигән туристик маршрут оештырдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Өтернәс авылында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне унаеннан, "Яшәү өчен миңа син кирәк" дип исемләнгән яшьләр җыены

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Әхмәтов Г.Р. КФХында тереклек үрчетүчеләре Саба районы тереклек үрчетүчеләр бәйрәмендәге спорт уеннарында актив катнаштылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, Эзмә мәктәбенең 1973нче елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина һәм мәктәбебез директоры Зөлфәт Фоат улы Гыйбадуллин тырышлыгы белән мәктәбебез бакчасында матур аллеялар барлыкка килде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

18
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Өтернәс авылында яшәүче Файзрахманова Флүрә Әхәт кызы бүген үзенең олы бәйрәмен 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

17
июль, 2024 ел
чәршәмбе

   “Игенче” ҖЧҖдә  Өтернәс авылында  яшәүче,  хәзерге көндә лаеклы ялда булган ветераннарыбыз булып китте. Заманча итеп төзелгән, җиҺазлаштырылган, компьютерлаштырылган, барлык уңайлыкларлар тудырылган  сөтчелек комплексларында, бозау торакларында   булып- хәйран калдылар.  Әлбәттә, хәзерге  хезмәт- үткән чордагы белән чагыштырырлык тугел.Механикалаштыру  аз булган, һәр эш кул хезмәте белән башкарылган вакытларны искә төшерделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International