Эзмә урта мәктәбенең 8 һәм 10 сыйныф укучылары Казанның «Россия – минем тарихым» тарихи паркына экскурсиягә бардылар.
25 нче октябрь көнне Эзмә урта мәктәбе укучылары мәктәп автобуслары йөртүчеләре белән сыйныф очрашуы уздырдылар һәм аларны Автомобильчеләр көне белән котладылар.
Эзмә урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. Мәктәп мәсьәләләре буенча фикер алышудан, укучыларның гомуми өлгерешенә анализ ясаудан тыш, сыйныф җитәкчеләре «Засветись» акциясе кысаларында урам киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булу кирәклеге турында ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. Машина йөртүчеләрне юлда җәяүлеләр турында ачык кисәтеп, безнең тормышны саклап калырга мөмкин булган бу гади гамәлнең мөһимлеген искә төшерделәр.
Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Бу әйбер тормышны саклап кала ала.
22 октябрь-Эзмә урта мәктәбенең "Агро" юнәлеше белән мавыгучы укучылары өчен “Иҗат һәм үз-үзләрен белдерү көне” булды.
Әтиләр көне рәсми бәйрәм булып санала һәм популярлаша бара. Һәм бу очраклы түгел, чөнки әти дә, әни кебек үк, һәр кеше тормышында иң мөһиме булып тора.
Олыяз «Чәчкә” бабалар бакчасында балалар белән «Алтын көз» бәйрәме үткәрелде. Балалар өчен бу истә калырлык, шатлыклы һәм якты бәйрәм, ул аларга көз турында ел фасылы буларак күзаллауларын ныгытырга ярдәм итә. Бәйрәмгә кунакка көз кызы Сөмбрлә үзенең көзге бүләкләре - уеннары, табышмаклары белән килде.
Әти-әниләр көз темасы буенча төрле матур композицияләр, эшләнмәләр ясап алып килде.
Эзмә мәктәбенең 8 сыйныф укучылары «Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» на бардылар. Балалар анда яшәүчеләргә зур булмаган концерт программасы тәкъдим иттеләр, аннан соң пластилиннан картина ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Өлкәннәр укучыларга рәхмәт әйттеләр һәм киләчәк очрашуларга өмет белдерделәр.
Икмәк-барысына да баш! Ул кешенең төп кыйммәте булып тора, ул муллык, тәэмин ителеш символы. Аның нинди бәя белән эләгүе, нинди авыр хезмәт булуы һәркемгә билгеле.
Эзмә урта мәктәбенең 3а сыйныфында Саба районы участковые Гатин Марат Мөрсәлим улы белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу узды.