Явлаштау авылы мәчете каршындагы лагерь үз эшен тәмамлады. Ике атна дәвамында балалар бу лагерьга бик теләп йөрделәр. Биредә балалар ислам дине нигезләре, сәламәт яшәү рәвеше турында белем алдылар. Барлык оештыручыларга, лагерьны оештыруга һәм уздыруга үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәт белдерәбез.
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында тулы куәтенә көзге чәчү эшләре бара.
19 август көнне Явлаштау урта мәктәбендә беренче сыйныфка баручы балаларга Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Минниханов һәм «Нәфис косметикс»компаниясе җитәкчесе исеменнән мәктәп кирәк-яраклары һәм сумкалар тапшырылды
Район мәдәният бүлеге игълан иткән “Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша...” дигән проект кысаларында 13 август көнне Явлаштау мәдәният йорты,китапханә хезмәткәрләренең тырышлыгы белән”Сагындырып искә төшә су буенда яккан учаклар” дип исемләнгән кичке уен оешырылды. Бу уенда авылның өлкән буын вәкилләре үзләренең яшьлекләренә кайткандай булсалар,яшьләр,балалар шул чорда уйналган бик күп кызыклы уеннар белән таныштылар. Бу кичтә “Кулъяулык алыш», «Биш парлы», « Назалы», «Чүпләмле” һәм башка күп төрле уеннар уйналды, матур җырлар җырланды,дәртле биюләр биелде.
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча Мәктәп һәм Лесная урамнары буенча урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында сенаж әзерләү тулы куәтенә бара
Мишәбаш авылында мәчет коймаларын алыштыру эшләре тәмамланды . «Полистрой» ҖЧҖ директоры Газизуллин Нияз Наил улы Һәм Мишәбаш авылында яшәүчеләргә, мәчет коймаларын төзекләндерүдә кулдан килгәнчә ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәбез.
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында бөртеклеләрне урып-җыюга керештеләр
Явлаштау авылының Яшьләр урамындагы арендага бирелгән йортларга интернет үткәрү буенча эш башланды.
Мишәбаш авылының Әхәтов крестьян-фермер хуҗалыгы территориясендә 130 баш мөгезле эре терлек өчен терлекчелек торагы төзү дәвам итә.