Явлаштау авылында Нәүрүз бәйрәме

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Нәүрүз  – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.  Соңгы елларда ул  халкыбызның яраткан бәйрәменә әйләнде.  Тынычлык, дуслык, бер- берең белән аралашу, матур теләкләр теләү, күңел ачу көне булып тора. 25 март  көнне Явлаштау авыл мәдәният йорты тирәсе күңелле шау – шуга күмелде. Кыш Бабай белән Нәүрүзбикә чыгышыннан соң  чүлмәк вату, скакалка  ярышы, асфальтта хоккей уйнау, савытларга йомырка җыю, яшерелгән бүләкне эзләү кебек матур уеннар уйнап авыл халкы бәйрәм итте. Шулай ук балалар өчен мастер класслар, фокуслар да күрсәтелде. Уеннар тәмамлангач  учакта пешкән ботка, тәмле коймак , кайнар чәй белән сыйландылар, уеннарда катнашучыларга истәлекле бүләкләр дә бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International