«Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында тулы куәтенә силос әзерләү бара
17 сентябрь көнне Явлаштау авыл җирлегендә Бөтенроссия йөгерү көне Милләтләр кроссы-2022» һәм «Татарстан кроссы-2022»республика массакүләм ярышлары узды
Явлаштау авыл җирлегеннән бүгенге көндә армиядә хезмәт итүче егетләр бар. Аларга хәрби бурычларын үтәп, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Явлаштау авыл җирлегендә яшәүчеләр ел саен яздан йорт яны территорияләрен төзекләндерәләр, чәчәкләр утырталар. Ишегалдында көз, ләкин чәчәкләр безне искиткеч матурлыклары белән сөендерә.
Мишәбаш авылында Югары Симет, Иске Мичән, Эзмә мәдәният йортлары һәм Түбән Симет, Өтернәс, Иләбәр авыл клублары хезмәткәрләре көче белән "Яхшы кәеф дулкынында" дип исемләнгән концерт булып узды. Тамашачылар һәр чыгышны җылы алкышладылар.
Белем көне Россиядә ел саен 1 сентябрьдә билгеләп үтелә. Бу-дәүләт бәйрәме, укучылар, студентлар, укытучылар һәм укытучылар өчен яңа уку елы башы. 1 сентябрь көнне Явлаштау урта мәктәбендә дә «Белем көне» үтте .Бу уку елында 71 укучы белем алачак. Ә беренче сыйныфка 5 укучы килде. Барлык катнашучыларны да бәйрәм белән Саба районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, район мәгариф бүлеге методисты Хәнәфиева Айгөл Шакирҗан кызы , Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы һәм «Саба» ҖЧҖ Евлаштау бригадасы вәкиле Нуруллин Илдар Госман улы котладылар. Барлык укучыларга һәм укытучыларга яхшы уку елы теләп калабыз.
Явлаштау авыл җирлеге «Чәчәкле Саба-2022»конкурсының «Район җирлекләренең административ биналары территорияләре»номинациясендэ катнашып кызыксындыру призына ия булды
28 август көнне Мишәбаш авылында район мәдәният бүлеге игълан иткән “Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша” дип исемләнгән проект кысаларында Мишәбаш мәдәният йорты хезмәткәрләренең тырышлыгы белән уен оештырылды. Өлкән буын вәкилләре , шулай ук яшьләр катнашында үткәрелгән чара бик матур һәм бик эчтәлекле булды. Бу кичтә элеккеге чорларда кич утыруларда булган уеннар уйналды һәм халык җырлары яңадан яңартылды. Мишәбаш авылы халкы мәдәният хезмәткәрләренә һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
28 август көнне Мишәбаш авылында мини-футбол буенча турнир узды. Турнирда Саба һәм Кукмара районнары командалары катнашты. Матур һәм киеренке уеннар нәтиҗәләре буенча 1 урынны Олы Кукмарадан Ялкын командасы, 2 урынны Кукмара районының Сәрдекбаш авылы командасы , 3 урын Явлаштау командасы яулады . Турнирның барлык призерлары һәм җиңүчеләре грамоталар, акчалата призлар һәм күчмә кубок белән бүләкләнде.
22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Флагтагы һәрбер төс олы мәгънәгә ия. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт.Балаларга шушы көннең тарихы, флагтагы төсләр турында аңлату максатыннан китапханәдә “Нинди иркен минем туган илем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Туган илебез, аның байлыклары, матур табигате турында тыңлаганнан соң балалар асфальтта рәсем ясадылар. Аларның иҗатында чәчәккә күмелгән киң болыннар, туган йорт, салават күпере астында бәхетле балачак, мультфильм геройлары күрергә була. Болар барысы да балаларның үзләре уйлап тапкан иҗат җимешләре. Үзләренең ясаган рәсемнәре турында аңлатма биргәннән соң балалар тәмле карбыз белән сыйландылар.