8 март – язның беренче бәйрәме ул, һәркемнең күңелендә өмет, шатлык, куанычлар уятучы матур бәйрәм. Ир-атлар өчен хатын-кызны зурлау, хөрмәтләү, игътибарлылык көне булса, хатын-кызлар өчен якыннарыңның игътибарын тою, тормыш мәшәкатьләреннән әз булса да онытылып тору, чәчәчкләргә күмелү көне.Шул уңайдан 8 март көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында “Дөнья ямьле сезнең белән” дип исемләнгән фольклор кичә уздырылды. Элеккедән сакланып килгән гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче хатын-кызларыбыз нәтиҗәле эшләп киләләр. Үзләре белгәнне яшьләргә өйрәтү максатыннан эшләп куелган кул эшләре күргәзмәсе янында чигү, бәйләү буенча мастер-класс күрсәтелде. Рафаэль абый Сафин, Ринат абый Шамиловлар үзләренең матур җырлары белән хатын-кызларыбызны күңелле ял иттерделәр. Яшь киленнәребез үзләре пешергән ризыкларын тәкъдим иттеләр. Кичә җыр-бию, матур уеннар белән аралашып барды һәм чәй табыны артында дәвам итте.
26 февраль көнне Явлаштау бозында Ризванов Т.К. истәлегенә хоккей турниры булып узды. Ярышларда Телэче районнының Шәдке, Сабадан Ястребы, Мишәбаш һәм Явлаштау командалары катнашты. Киеренке һәм матур нәтиҗәле уеннардан соң беренчелекне Шәдке командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Ястребы һәм Явлаштау командалары ия булды. Җиңучеләргә акчалата призлар, медальләр һәм кучмә кубок тапшырылды.
21 февраль көнне Евлаштау урта мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар узды.
7 февральдә Мишәбаш авылы мәдәният йорты сәхнәсендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Җырлыйк әле"музыкаль программасын оештырдылар һәм үткәрделәр.Чара тамашачыларның көчле алкышлары астында узды. Катнашучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез
21 февральдә Евлаштау урта мәктәбенең спорт залында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган гомуми белем мәктәпләреннән егетләр арасында баскетбол буенча турнир оештырылды. Турнирда Саба муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләреннән егетләр катнашты. Киеренке һәм матур уеннардан соң безнең мәктәп егетләре җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Лесхоз урта мәктәбе һәм 1 гимназия командасы бүлеште. Безнең команданы һәм остазларны җиңү белән котлыйбыз.
Явлаштау мәктәбендә патриотик айлык кысаларында чаралар үткәрелү дәвам итә. 20 февраль конне "Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел"тулу уңаеннан укучы кызлар арасында баскетбол ярышлары булып узды.Әлеге чарага Әфганстанда хезмәт итеп, Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнүче авылдашыбыз, Газизуллин Мөнир Кәрәм улы да чакырулы иде. Ул укучыларны кыскача сугышның авыр хәтирәләре белән таныштырды. Анда ятып калучыларны искә алып, бер минутлык тынлык игълан ителде.. Уеннар бик киеренке барды. Һәр команда җиңү өчен тырышты. Безнең кызлар командасы беренче урынга лаек булды! Кызлар командасына алга таба да уңышлар телибез.
Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыганганга 34 ел вакыт узган.Авылыбызның 5 егете бу сугышта катнаша. Аларның бүгенге көндә 3 се исән сау. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Мөнир Газизуллин авылыбызда төпләнеп калып шунда гомер итә. Явлаштау мәдәният йортында оештырылган “Онытылмас Әфган юллары” дип исемләнгән очрашу кичәсенә Мөнир үзенең дусты Эзмә авылы егете Халит Шарипов белән килде. Алар үзләренең истәлекләрен хәтерләрендә яңарттылар, имин көннәр, тыныч дөньялар теләделәр. Шулай ук Әфганстанда хезмәт иткән , бүгенге көндә инде безнең арабыздан киткән Әмирҗан Сабирҗановның тормыш иптәше Тәслимә Сабирҗанова да ире сөйләгәннәрен хәтерендә яңартып сөйләп үтте.Очрашу Фаягөл Газизҗанованың Әфганстан турында язган шигыре белән тәмамланды.
Евлаштау урта мәктәбендә мәктәп волейбол лигасының зона уеннары узды.
Явлаштау авыл җирлеге территориясендә «Лыжня России 2023» - «Лыжня Татарстана 2023» массакүләм чаңгы ярышлары булып узды.
11 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ "Явлаштау" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Явлаштау бригадасы җитәкчесе Мөхетдинов Айнур Рашат улы һәм баш белгечләр 2022 елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2023 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.