“Югалган капчык” дип исемләнгән квест- уен

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Каникул чорында балаларның ялын дөрес һәм кызыклы итеп оештыру максатыннан төрледән-төрле чаралар уздырыла. Шундыйлардан квест-уенны әйтергә була. Бу уен балаларда зур кызыксыну уятучы уеннардан санала. 2 ноябрь көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында “Югалган капчык” дип исемләнгән квест-уен оештырылды. Уен Кыш бабайның мөрәҗәгате белән башланып китте. Ул киемнәре югалуы , тапкан кешегә күчтәнәчләре булуы турында хат язган иде, шул хат буенча балалар төрле сынауларны уңышлы эшләп, Кыш бабайның киемнәрен таптылар һәм күчтәнәчләрне бүлештеләр. Сынаулар арасында тизәйткечләр, мәкальләр әйтү, рәсем ясау, төрле халыкларның биюләрен тану, шалкан әкиятен сәхнәләштерү кебек кызыклы биремнәр бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International