Көз королевасына, матур кабакка багышланган бәйрәм бүген, 18 сентябрьдә, Байлар Сабасының үзәк мәйданында «Кабак бәйрәме – 2025» узды. Бәйрәм районда 22 нче тапкыр уздырыла һәм көзге сезонның визит карточкасына әверелде. Кабак бәйрәме районда ел саен югары дәрәҗәдә уза, күп кенә коллективларның ныклы әзерлеге нәтиҗәсендә. Кабак эшләнмәләре, композицияләр ел саен искиткеч, кеше фантазиясенең чиксезлеген күрсәтә.
Лесхоз мәдәният йорты, Сабабаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә бәйрәм өчен бердәм, гармонияле композиция булдыруда зур көч куйдылар. Ашамлыклардан, кабактан ясалган кызыклы һәм гадәти булмаган ризыклардан өстәл ватыла иде. Бәйрәм күңелле, дәртле җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Җиңүнең 80 еллыгына багышланган композицияле якты, оригиналь фотозонабыз мәдәният коллективлары арасында 1 урынга лаек булды. Югары нәтиҗәләргә ирешүебезгә без бик шатбыз. Хезмәтебезне югары бәяләгән җитәкчеләребезгә зур рәхмәт.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды.
Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар тест уздылар һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урманны таксацияләү, янгынга каршы җиһазлар һәм бензин пычкысы белән эшләү, документларны рәсмиләштерү һ.б. өлкәсендә берничә гамәли бирем үтәделәр.
Ярышлар нәтиҗәсендә урманчылар, урман осталары, кишәрлек урманчылары, урманчы урынбасарлары, харвестер машинистлары, форвардер операторлары, машина йөртүчеләр, умартачылар һәм егерьләр арасында иң яхшылары билгеләнде.
Белгечләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм конкурста җиңүчеләргә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов бүләкләр тапшырдылар.
Лесхоз бистәсендә 2476 нчы сайлау участогында сайлаулар уңышлы узды. Иң актив гаиләләр призлар уйнатуда катнашты. Сайлаучыларны концерт номерлары белән тәмле коймак, чәй белән сыйладылар.
Сабабаш авыл клубы хезмәткәре авылыбызнын үзешчәннәре белән берлектә,"Авылымнын айлы кичләре" дип исемләнгән урам бәйрәме оештырды.Әлеге бәйрәмнен максаты авылдашларны берләштереп дус тату мөнәсәбәт тудыру,әби бабалардан калган уен,җырларны искә төшерү иде.Авылдашлар үзләре кечкенәдән уйнап үскән уеннарны искә төшерделәр,яшлектә яратып җырлаган җырларны башкардылар.
Әлеге бәйрәмгә авылдашлар күчтәнәчләр белән килеп бер берсен сыйладылар.Тукай урамында үткән әлеге бәйрәм авылдашлар күнелендә якты эз калдырды.
Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы оешма җитәкчеләрен бәяләп бетергесез хезмәтләре һәм җирлек территориясен төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләде.
Урман хуҗалыгы министры Кузюров Равил Әфраим улы һәм Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы катнашында Мишә авыл җирлегендә гражданнар җыены.
Сабабаш авылында яр буе урамында юлларны ремонтлау эшләре башланды. Подрядчы булып Татавтодор тора.
Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар! Сезне яңа уку елы башлану белән котлыйбыз!
Бу дөньяда һәркем өчен дә кадерле булган нәрсә - ул Ватан. Ватан-ана! Кешенең анасы бер генә булган кебек, Ватаны да бер генә. Кече Ватан... ул туганнарыбыз яшәгән, һәрбер почмагы таныш булган туган, үскән авылыбыз. Туган җиребез - Татарстан республикасы. 30 августта республикабыз халкы үз дәүләтчелегенең тууын - Татарстан Республикасы оешу көнен бәйрәм итә. Әлеге дата нәкъ менә Ватаныбызга булган мәхәббәт һәм горурлык хисләре белән сугарылган.
28 август көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Сабабаш һәм Туктар авыл клублары белән берлектә, Татарстан Республикасы көненә багышланган “Республикам минем - Татарстан” дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрде. Мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларга үзләренең иҗат бүләкләрен һәм күтәренке бәйрәм кәефе бүләк итте. Мәйданда Айгөл һәм Ринат Нургалиевлар, Гөлүсә Зиннатуллина, Гүзәл Мавлетова, Фәрит Латыйпов, Нәкыя Тухфатуллова, Гөлнара Афанасьева, Солтан Нотфуллин, Динә Габдрахманова һ. б. башкаруында җырлар, шигырьләр, татар халык, эстрада көйләре яңгырады. Шулай ук "Шома бас” бию коллективлары чыгышлары белән сөендерделәр. Авылдашларны бәйрәм белән котлап, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Хөрмәт улы җылы теләкләрен җиткерде.
Татарстан Республикасы көне алдыннан 27 августта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында "минем - Татарстан Республикаларына"дип аталган җылы һәм күңелгә ятышлы концерт программасы булды. Социаль хезмәтләр алучылар алдында Лесхоз мәдәният йорты һәм Сабабаш мәдәният йорты белән берлектә китапханә үзешчәннәре чыгыш ясады.
Чара сәламләү сүзләреннән башланып китте, анда концертны алып баручылар яшәүчеләрне бәйрәм белән котладылар һәм аның республика өчен әһәмиятле булуын билгеләп үттеләр.
Концерт барышында татар телендә тематик һәм патриотик җырлар, шигырьләр яңгырады. Шаян биюләр чыгышларны бизәде.
Тамашачылар артистлар белән бергә биеделәр һәм җырларга кушылып җырладылар. Бу концертны интерактив һәм истә калырлык итеп, аерым бер ялгызлык һәм җәлеп итү атмосферасы тудырды.
Концерт программасы бик эчтәлекле булып чыкты һәм өлкәннәр өчен чын бәйрәмгә әверелде, аларга үз тамырларын искә төшерергә, милли мәдәнияткә кушылырга һәм үзләрен зур һәм тату гаилә әгъзасы итеп тоярга мөмкинлек бирде.