Яктылыкны һәркем ярата. Бер сәгать ут сүнеп торса, ике кулсыз калган кебек булабыз. Ә бит шәм яктысында гомер иткән, керосин уты белән тормыш алып барган заманнар да булган. Район үзәге Байлар Сабасында электр энергиясе куллану буенча тарих битләре 1966нчы елдан башлана. 2*6300 кВА көчәнешле беренче подстанция шул вакытта төзелә.
Урамнарның яктылыгы мәсьәләсе кыш көннәрендә аеруча актуаль.
Район үзәге булган Байлар Сабасының йөзе елдан-ел матурлана һәм төзекләнә бара. Бер-бер артлы калкып чыгучы заманча типта төзелгән йортлар, социаль объектлар, кибет һәм сәүдә үзәкләре һәркем сокланырлык.