Саба районы командасы Теләче районында узган мөселман хоккей турнирында катнашып, 3 нче урынны яулады
1 Май көнне Шекше авыл җирлегендә “Дәрә көне” – йомырка һәм күчтәнәч җыю буенча милли йола үткәрелде. Балалар мәдәният хезмәткәрләре белән бергә урам буйлап буялган йомыркалар, шулай ук тәм-томнар җыеп йөрделәр.
Алан-Елга авылының теплица хуҗалыгында кыяр үстерү
26 апрель көнне Шекше авылында Саба районының Крәнни авылында туган рәссам Мадияр Хаҗиев һәм аның шәкертләренең картиналар галереясе ачылды. Тантананы Алан-Елга авылында туып-үскән, Саба районының Яр Чаллыдагы якташлар җәмгыяте җитәкчесе Кавиев Ришат Нәфыйк улы оештырды. Мадияр Шәрип улы Кырык ел дәвамында балалар сәнгать мәктәбендә укыта. Рәссам Шекше төп мәктәбенә җитмешләп картина бүләк итте. Мөһим мәдәни инициативаны хупларга Саба районы хакимияте вәкилләре, Татарстанның атаклы сәнгать эшлеклеләре, рәссамнар Мөдәрис Минһаҗев, Нәҗип Нәккаш, җырлар авторы, юморист Алмаз Хәмзин, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин килгән иде. Сәхнәдә танылган артистлар, шагыйрә Илмира Гыймаева, Саба районы үзешчәннәре һәм Шекше авыл мәдәният йорты иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Шекше авыл җирлеге территориясендә өмә
Шекше авыл җирлегендә якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тыл ветераннарын котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Тәбрикләүдә Саба муниципаль районы Россия Почтасы АҖ башлыгы Р.Р.Загидуллин, Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Хәйртдинов һәм Шекше төп мәктәбенең яшьармиячеләре катнашты.
5 апрель көнне ш.т.б. Байлар Сабасында V район балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль - конкурсы “Талантлы балачак-2025” узды. Анда Шекше мәдәният йортының "Бөрлегән" үрнәк татар фольклор коллективы, Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Гомәрова Айзилә һәм Фаваризов Раяз катнашты.
Шекше мәдәният йортының сәнгать эшчәнлегендә катнашучы Фирдәүсә Кәбир кызы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.