Корбан бәйрәме - мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе. Бу корбан чалу бәйрәме, ул мөселман мәдәниятендә иң мөһиме булып тора. Чара ел саен төрле көннәрдә һәм айларда уза. 16 июнь көнне Тимершык авылы “Хаҗи” чишмәсе янында Мөбаракшин Фәрит балалар өчен корбан ашы үткәрде. Шулай балаларны шатландырганы өчен Аллах тәгалә әҗер сәвапларын бирсен сезгә.
«Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары Тимершык авыл җирлеге территориясендә җәмәгать территорияләренең һәм урамнарының тиешле санитар һәм эстетик торышын саклау өчен үлән чабу эшләрен дәвам итәләр.⠀Үлән чабу җәй дәвамында берничә тапкыр даими узачак.
9 июнь көнне Тимершык авылында традицион Сабантуй - 2024 булып узды. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Җалялиев Эдуард калды. Абсолют батырга традиция буенча тәкә бүләк ителде.
Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм якты, җылы һәм тыныч булды.
Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып, җирлек территориясен җыештыру һәм печән чабу эшләре алып барыла.
Һәр халыкның үз милли бәйрәмнәре бар. Бу бәйрәмнәрнең күбесе борынгы заманнарда – берничә гасыр элек барлыкка килгән. Безнең тормышыбызда барысы да үзгәрә: әйберләр, шәһәрләр, авыллар, һөнәрләр, кием, табигать, әмма халык бәйрәмнәре генә үзгәрми, алар кешеләр яшәгәндә дә яши. Милли бәйрәмнәр халыкның җаны һәм йөрәге бәйрәмнәре. Бездә - «Бирнә җыю»традицион татар бәйрәме. 1 июнь көнне Тимершык авыл җирлеге авылларында Сабантуй бәйрәмен үткәрү өчен "Бирнә жыю" татар милли йоласын оештырды. Балалар һәм өлкәннәр милли костюмнар, калфаклар һәм түбәтәйләр кигәннәр, бу авылдашларыбызны сөендерә иде! Татар милли җырларын җырладык, бию биюләре белән авыл урамнары буйлап йөрдек, әби - бабаларыбызны һәм әти-әниләребезне яшьлекләренә кайтардык!
Республика программасы буенча Татарстан Республикасы Саба районы Кызыл-Мишә авылындагы «Акчәчәк» балалар бакчасын газлаштыру буенча эшләр башланды.
Тимершык авылында инеш елгасы аша үтүче күперне ремонтлау эшләре башланды.
«Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек максатыннан Тимершык авыл җирлегендә «Сабантуй» уздыру урыннарында әзерлек эшләре алып барыла.
19 майда Россиядә балалар иҗтимагый оешмалары көне билгеләп үтелә. Элек ул Пионерлар көне дип аталган. Пионерлар көне тарихы совет чорының башында башлана һәм бик күп данлыклы битләрне үз эченә ала.
Тимершык урта мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Хантимирова Альбина Мөбарәкҗан кызы педагогик оештыручы, Гыйниятуллина Илһамия Искәндәр кызы белән берлектә, «Пионериядән алып балалар иҗтимагый берләшмәләренә кадәр» күргәзмәсен әзерләделәр.
Балалар пионер атрибутлары белән таныштылар, барабанда уйный алдылар, пилоткалар һәм галстуклар киеп карадылар, балалар оешмалары барлыкка килү тарихы турында күп яңалыклар белделәр.
Саба муниципаль районы Кызыл-Мишә авылы Ленин урамында ЩПС республика программасы нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне “МДСУ Балтач” ҖЧҖ башкара.