Миңгәр торак пунктында күл янында пляж комплексы төзелә. Эшләр шәхси дәүләт партнерлыгы акчасына алып барыла.
Кызыл-Мишә торак пунктында спонсорлар ярдәме белән иске коены торгызу буенча эшләр алып барыла.
Табигатьне саклау максатыннан Тимершык авыл җирлегендэ елга ярларын һәм сулыкларны чүп-чардан чистарту эшләре даими рәвештә алып барыла.
Шул максаттан Мишә елгасы буендагы корган агачларны кисеп, чистарту эшләре башкарылды.
Тимершык авыл җирлегендә тирә якны төзекләндерү эшләре ел дәвамында алып барыла. Үләннәрне чабу эшен «Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары башкара.
Шушы көннәрдә Тимершык авылында тирә якка куркыныч тудыручы һәм электр чыбыкларына комачаулап үсүче зур агачлар өлешчә киселеп, чистарту эшләре алып барылды.
3 июль көнне Тимершык авылында яшәүче Вафин Миннемеһәмәт Хаҗи улы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., “Саба” ҖЧҖнең “Тимершык” филиалы исеменнән Мөхәмәтҗанов Д.В. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота. Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.
Тимершык авыл җирлеге территориясендә су объектларында, су коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда, «Су коену тыела» аншлаглары урнаштырылды.
17 июньдә Миңгәр авылы китапханәсендә үз куллары белән алкалар, чокерлар һәм беләзекләр ясау буенча мастер-класс узды. Бала өчен үрүнең файдасы тулысынча бәяләп бетергесез. Мастер-класста балалар кармак җебе һәм төрле мәрҗәннәр белән эшләргә өйрәнделәр.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерүне күздә тота. Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.
Һәр ел саен язгы һәм көзге чакырылыш кампаниясенә яшьләр хәрби хезмәткә китәләр. 15 июнь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә Шәйхиев Ильмир Расим улын солдатка озату кичәсен билгеләп үттеләр. Кичә матур теләкләр һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Ильмирның исән-сау хезмәт итеп туган якларына әйләнеп кайтуын телибез!