ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

12 октябрь көнне  Миңгәр авылы клубында Миңгәр башлангыч мәктәбендә  эшләп чыккан мөгәллимнәр очрашты. Бу күркәм, матур очрашуны оештырган Миңгәр авыл клубы мөдире Резеда Камил кызына һәркем рәхмәтле. Бу кичәдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Тимершык авыл җирлегендә үзарасалым программасы буенча каты өслекле юллар салу башкарылды. Рамазан ҖЧҖ  Тимершык һәм Кызыл-Мишә авылларында   юл салу эшләрен сыйфатлы итеп  башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне -илебезнең авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре өчен иң мөһим бәйрәм, ул быел 13 октябрьгә туры килә. 10 октябрь көнне Кызыл - Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бу бәйрәмгә багышланган «Икмәк бар икән – җыр бар!» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Китапханәче балаларны ашлыктан алып ипигә кадәр икмәк юлының тарихы белән таныштырды. Китапханәче белән бергә балалар икмәк турындагы мәкальләрне, әйтемнәрне, табышмакларны искә төшерделәр. Балаларга альбом битләренә конкурс тематикасына туры килә торган рәсемнәр ясау йөкләнде. Аларның рәсемнәре ачык, төсле булып чыкты һәм оригинальлеге белән аерылып торды. Чарада катнашучыларның барысы да татлы призлар алды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

4
октябрь, 2024 ел
җомга

1 октябрь көнне һәр елны Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Тимершык авыл җирлегенә кергән Тимершык, Кызыл-Мишә, Көек һәм Сабай авылларында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты уздырылды. Өлкәннәрне Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А.Х.  котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Катнашучылар әбиләрне һәм бабайларны шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән котладылар. Концерт номерлары кәефне күтәреп кенә калмады, өлкән буын кешеләрен яшьлекләренә дә алып кайтты. Бу матур бәйрәм өлкән буын вәкилләренә очрашу һәм ял итү мөмкинлеге бирә. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Билгеле булганча, 1 октябрь –Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм хөрмәтенә районда 50 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләр белән тантаналы чара үткәрелә. Быел чара 1 октябрьдә "Ильвина" ресторанында узды. Әлеге тантаналы чарада Тимершыктан Галимҗановлар гаиләсе, Кызыл- Мишәдән Галимовлар гаиләсе, Миңгәр авылыннан Давытовлар гаиләсе катнашты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Октябрь башында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Бу көнне уздырыла торган бәйрәм чаралары ветераннарга рухи ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. 1 октябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, өлкәннәр көне уңаеннан, «Чын йөрәктән» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кунакларны үзләренең матур җырлары һәм шигырьләре белән сөендерделәр. Яшь артистлар барысына да күңел күтәренкелеге, сәламәтлек һәм аяз көннәр теләделәр. Шулай ук бәйрәм кичәсендә 70-75-80-85-90 яшьлек юбилярлар тәбрикләнде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, залда рухи җылылык һәм шатлык атмосферасы хөкем сөрде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәребез бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаштылар, шатлыклары белән уртаклаштылар, өстәл артында яраткан җырларын да башкардылар. Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да чын күңелдән ял итеп, проблемалары турында онытып, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Саба муниципаль районы Көек авылы Татарстан урамында ЩПС республика программасы  нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре тәмамланды. Эшне “МДСУ Балтач”  ҖЧҖ башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

28 сентябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Сөмбеләне кем белә?” дигән көзге бәйрәм үткәрде. Сөмбелә - уңыш бәйрәме. Аны көзге көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләп үтәләр. Элек-электән уңыш җыеп алынгач, көзге чәчү төгәлләнгәч кешеләр бу бәйрәмне оештырган. Бәйрәмнең хуҗасы сары чәчле,эшкә уңган   Сөмбелә исемле кыз булган. Җырлар, шигырьләр, табышмаклар - барысы да бәйрәмдә яңгырады. Бәйрәм чарасында төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. “Сөмбелә” көз бәйрәме уңышлы узды һәм балаларга бик ошады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

28 сентябрь көнне “Сабатнуй” мәдәни-спорт комплексында “Гаилә җылысы” дип аталган интеллектуаль уен үтте. Уенда Тимершык авылыннан Биктимеровлар-Габдрахмановлар, Хаҗиевлар, Нуруллиннар-Шафиковлар гаиләләре катнашты. Бу чараның төп үзенчәлеге – өч буын: әби-бабай, әти-әни, оныкларның бер команда булуы иде. Аны оештыручылар “Яшьләр узәге” һәм "Хәят" (тормыш) халык инициативаларын үстерү һәм гамәлгә ашыруның коммерциягә карамаган автоном оешмалары.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында  5 "А" һәм  5 "Б" сыйныф  укучылары сыйныф җитәкчеләре Михайлова Н. А  һәм Якупова  Л.Р.  җитәкчелегендә Тимершык авыл җирлеге хакимиятендә булдылар. Җирлек башлыгы  Хаҗиев А.Х.  авыл тормышы турында сөйләде.

 Балалар җирлек башлыгы эшенең нечкәлекләрен белделәр.

Балалар шулай ук Саба ҖЧҖ ашханәсендә булдылар. Пешекче Г.Багданурова  экскурия  үткәрде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International