ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

21 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына салынган Олы Кибәче һәм Төбәк авылларындагы һәйкәл-обелисклар янында "Хәтер шәме" акциясе булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген, 18 июнь көнне Төбәк авылында яшәүче Васильева Мария Николаевнага 90 яшь тулды. Юбилярны котларга Саба муниципаль районының халыкны социаль  яклау бүлеге җитәкчесе М.М. Хуҗин, Саба муниципаль районы башкарма комитетының экономика бүлеге җитәкчесе М.М. Баһманов, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин, Мария Николаевна 25 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән Олы Кибәче урта мәктәбе укытучылары килгән иде. Юбилейга шулай ук Мария Николавнаның балалары, оныклары да җыелган.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

9 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә милли бәйрәм Сабантуй бәйрәм ителде. Бәйрәм чарасы балалар биюе , "Сәрвиназ" фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте. Аннары балалар алда торган эшче һөнәрләр чемпионаты World Skills ны чагылдырып чыгыш ясадылар. Сабантуй төрле спорт һәм милли уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм кунаклары Ләйсән Гимаева һәм Булат Бәйрәмовның да чыгышлары җылы кабул ителде. "Татарча көрәш" буенча абсолют батыр булып Олы Кибәче авылы егете Фирдүс Бәшәров калды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

28
май, 2019 ел
сишәмбе

25 май көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 5 укучы өчен Соңгы кыңгырау яңгырады. Балаларны бәйрәм белән районнан "Татэнергосбыт" оешмасы җитәкчесе Р.Х. Галимҗанов, район балалр иҗат үзәгенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гайнетдинова Ф.Ф., авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин һ.б. котлады. Бәйрәмдә катнашкан һәркем аларга уңышлар һәм бәхетеле киләчәк теләде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

24 май көнне Олы Кибәче авылы мәчетендә ПАО "Ак барс банк" генераль директоры Гәрәев Зөфәр Фәнил улы ифтар ашы уздырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

21
май, 2019 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә җәйге чорга көтү чыгару, җирлекнең чисталыгы һ.б мәсәләләр буенча гражданнар белән җыелыш уздырылды. Шулай ук малларга ветеринария хезмәте күрсәтелде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

14
май, 2019 ел
сишәмбе

8 майда Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг булып узды. Ветераннарны бәйрәм белән районнан Габтерахманов Д.Р. котлады. Сугышта һәлак булган һәм исән сау кайтып вафат булган ветераннар хөрмәтенә веноклар куелды. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

7
май, 2019 ел
сишәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары "Җырлы-моңлы балачак" исемле программа белән әти-әниләр һәм авылдашлары каршында чыгыш ясадылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендәге барлык бюджет оешмалары эшчеләре, укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр "Урман утырту көне" акциясендә катнашып агачлар утырттылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәченең "Күбәләк" балалар бакчасы "Балачагым" дип исемләнгән иҗат-отчет концерты белән чыгыш ясады. Концертта бакчаның кечкенәләр һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар, шулай ук Төбәк филиалы балалары катнашты.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International